Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Үзебез" Татарстанны сөйләштерә


“Мин татарча сөйләшәм” чарасыннан соң, һич булмаса аны үткәрүдә катнашкан яшьләр үзләре туган телләрендә сөйләшә башларга уйлый.

“Мин татарча сөйләшәм” акциясе, беренче чиратта, аны үткәрүдә катнашкан яшьләргә үзләренә ошаган. Бу хакта, 26 апрель көнне, республиканың төрле мәктәпләреннән җыелган укучылар әйтте. Һич югында, алар үзләре татарча сөйләшергә күнегә башлар, дип фаразларга була. Алар, туган тел көнендә, Казанга республикада үткәрелгән бәйгедә катнашучыларны бүләкләү чарасында һәм Бауман урамындагы тамашада катнашу өчен килгән иде.
Бу чарада быел да, Мәгариф министрлыгы актив катнашты. “Мин татарча сөйләшәм” исемле чараларга мәктәпләрне җәлеп итте. Иң яхшы итеп, бу чараларны Бөгелмәдә үткәргәннәр. Андагы 3нче мәктәп, республикада үздырылган бәйгедә беренче урынны алган.
Бөгелмә вәкилләре
3 мәктәп укучысы Руслан Юсыпов һәм аның укытучысы Гөлзирә Фәиз кызы, “Мин татарча сөйләшәм” чаралары кысаларында ике ай буы төрле-төрле эш алып баруы хакында хәбәр итте. Шуларның берсе - Бөгелмә сәүдә үзәкләренә чыгу булган. Мәктәп укучылары андагы сатып алучыларны татарча сөйләштереп караган, көнкүрештә кулланылган иң гади сүзләрнең татарчасын таратып чыккан.
“Яшьтәш малайлар башта миннән көлде, аннан миндә "Мин татарча сөйләшәм" дип язылган күлмәкне күреп алды, кызыкты, минем яныма килде, рус малайлар да хәзер, татарча өйрәнә башлады, мин үзем дә, татарча гына сөйләшергә тырышам”,- ди Руслан Юсыпов.
Шундыйрак чаралар республиканың башка районнарында да үткәрелгән, Арча, Аксубай, Чаллы яшьләре дә кибетләргә чыгып, татарча сөйләштеп караган һәм татар сүзләре басылган кагазь брошюларны таратып йөргән.
Мәгариф министрлыгы вәкиле, төп киңәшче Галия Мусина, быел чарага җәлеп ителгән мәктәпләрнең саны 3 тапкырга диярлек арттырылуы, 60ка җитүе турында әйтте. Аларның һәрберсендә, укучыларны үзләрен генә түгел, башка күп санлы яшьләрне дә татарча сөйләштереп караганнар.

“Бу чараларда республикада 60 артык төрле мәктәп катнашты, алар үзләре безгә мөрәҗәгать итеп, нәрсәдер эшләргә теләк белдерде. Безгә килгән хисапларга караганда, кайбер мәктәпләр 120, 380гә кадәр кешене җәлеп иткән, минемчә бу бик зур саннар”, - ди Галия Мусина.
"Мин татарча сөйләшәм" чарасында катнашучылар
Хәзер “Үзебез” хәрәкәте вәкилләре, февральдә, халыкара туган тел көнендә башланып киткән чараларга йомгак ясый һәм кечкенә булса да, җиңүләр турында әйтә. Быел да, “Мин татарча сөйләшәм” кебек заманча чаралар, Татарстан чикләрен үтеп, татарлар яшәгән төбәкләргә чыккан. Иҗау, Ставропол, Омски, Самарда үткәрелгән.
Хакимиятләр шушы иҗтимагый оешма эшләгән эшнең әһәмиятен һәм нәтиҗәлелеген танып, акчалар биргән, оештыру ягыннан зур ярдәм күрсәткән.

“Үзебез”нең сүзе дә үтемле була башлаган. Мәсәлән, хәрәкәт вәкиле Руслан Айсин әйткәнчә, хәрәкәтнең татарча сөйләшмәүче оешмалар исемлегенә керү Пенсия фондына тәэсир иткән. “Үзебез” кисәтү ясаганнан соң, фонд татарча сөйләшүчеләр өчен җаваплы хезмәткәрне билгеләгән.
Хәрәкәт тагын телләр турындагы канунны яхшы үтәүчеләр исемлеген дә төзегән. Мәсәлән, “Бәхетле” кибетләр чилтәре анда иң яхшылардан булып телгә алына. “Үзебез” хәрәкәтенең тагын бер рәистәше Римма Бикмәхәммәтова, чара үткәргән 3 ел эчендә, алга китеш бар, ди.
“Зур сәүдә үзкәләренә бардык, җитәкчеләрне күндердек, “МЕГА” сәүдә үзәгендә зур чара үткәрдек, зур рәхмәт аларга, “Рамстор” соңгы көннәргә, татарча элмә такталарны эшләтеп куйды, менә бу, барыбер, ниндидер җиңү”,- ди Римма Бикмөхәммәтова.
“Үзебез”леләрнең әйтүенә караганда, хәрәкәтнең “Мин татарча сөйләшәм” акциясенең Бауман урамында узган йомгаклау чарасын 3 меңләп кеше карап киткән булган, берничә сәгатькә генә булса да, татар яшьләре, Казанның үзәк урамын үз кулына алган.

“Үзебез” 26 апрелдән соң да, чараларны дәвам иттерергә, алга таба ширкәт, кибетләрне татарча сөйләштерәргә уйлый.
XS
SM
MD
LG