Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Сәләт”тә җыр фестивале


20 сентябрьдә “Сәләт” яшьләр үзәге Рөстәм Бикмуллин исемендәге VII республикакүләм музыкаль-шигъри фестиваль үткәрә. Яшьүсмерләргә “Йолдыз”лы аланында “йолдыз”ланып алырга мөмкинлек булачак.

Рөстәм Бикмуллин исемендәге VII республикакүләм музыкаль-шигъри фестиваль узган ел Татарстанның Азнакай районында үткән. Быел инде “Сәләт”ләр аны Казан читендәге “Йолдызлы” аланында үткәрергә булганнар. Бу аларга бик тә таныш урын дип әйтсәк тә ялгыш булмас, “Сәләт”нең җәен бу лагерьда төрле чаралары, җыеннары, укулары уза.
Җиденче тапкып узучы фестивальнең хәзерге җитәкчесе яшь җырчы Илназ Сәфиуллин, былтыр ул жюрида
утырган. Бу көннәрдә Илназ оештыру эшләре белән мәшгуль.
Оештыручылар әйтүенчә, бәйгенең максаты яшьүсмерләр арасында иҗаты белән белән башкаларны гаҗәпләндерә алган, талантлы егет-кызларны барлау һәм аларга үсергә, танылырга ярдәм итү.
Бикмулллин фестивалендә 12 яшьтән 22 яшькә кадәрлеләр катнаша. Алар, “иң яхшы автор-башкаручы”, “иң яхшы төркем”, “иң яхшы эстрада җырын башкаручы”, “иң яхшы татар халык җырын башкаручы”, “иң яхшы шагыйрь”, “иң яхшы бард җырчылар” номинацияләрендә көч сынашачак.
XS
SM
MD
LG