Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Җисем” татарча киноларны гына ала


Узган елгы бәйгенең бер мизгеле
Узган елгы бәйгенең бер мизгеле

Балалар һәм яшьләр кинофестивале старт алды. Аңа апрель аенда, Туган тел көнендә нәтиҗә ясалачак.

“Җисем” кинофестивален оештыру “Сәләт” яшьләр үзәге теләге иде. Узган ел “Сәләт” күптөрле оешмалар, министрлыклар ярдәме белән шушы исем астында кинофестиваль үткәрде. Тәкъдим ителгән 36 фильм арасыннан иң яхшылары сайланып, бер җыентыкка туплап чыгарылды.

Оешманың җитәкчесе Җәүдәт Сөләйманов белдергәнчә, быел ул “Сәләт” кысаларыннан чыгып, мөстәкыйль кинофестивальгә әйләнә. Анда беренче сыйныф укучыларыннан башлап, югары уку йортының алтынчы курс студентлары да катнаша ала. Фильмнар татар телендә яисә татарчага тәрҗемә белән тәкъдим ителергә тиеш.

Бу юлы исә оештыручылар исемлеге арткан. Аңа мәдәният, яшьләр эшләре министрлыклары да кушылган. Татар Конгрессы да читтә калмый. Аның аша фестиваль хакында Русия төбәкләре, чит илләрдә яшәүче кечкенә милләттәшләр дә беләчәк.

Фестиваль үзалдына сәләтле балаларга үзләрен күрсәтү мөмкинлеге бирү, татар теленең куллану даирәсен арттыру максатларын куя.

“Татарстан синема” рәисе Рамил Төхвәтуллин фикеренчә, телне саклауда, танытуда кинематография шактый зур өлеш кертергә мөмкин.

“Бүген телне үстерү өчен алшартлар кимеде. Милли компонент та куркыныч астында. Әлбәттә, төрле фестивальләр, урысчасы да, башкасы да булып тора. Тик бу фестивальне татар телендә үткәрү бик мөһим. Милли кино турында уйларга кирәк,” ди Рамил Төхвәтуллин.

Тормышка балалар күзе белән карау, балаларча фикерләү фестивальнең төп үзенчәлеге булып тора, ди Җәүдәт Сөләйманов. Иң яхшы дип табылган кинофильмнар “Яңа гасыр” каналында күрсәтеләчәк.

Кесә телефонына да кино төшереп була дип исәпләүчеләр бар. Билгеле, яхшы кино финанслар таләп итә. Шүңа күрә фестивальдә, нигездә, кыска метражлы фильмнар катнаша.

Узган ел “Иң яхшы клип” номинациясендә җиңгән Илшат Шәрәфетдинов, уйнап тотынган эш мавыктыргыч булды, ди.

“Узган ел мин “Сәләт” аланында директор идем. Сәләт аланының гимны булган “Палатка, учак һәм гитара” җырына клип төшерергә дигән идея бар иде. Без Фәйзрахман Камалов (ул безнең Питербурдан килгән укытучыбыз) белән бу идеяне тормышка ашырырга тотындык. Фәйзрахман абый оператор, катнашучылар - балалар булды. Уйнап кына тотынган эш бик мавыктыргыч булып чыкты. Быел да комедия жанры белән “Җисем” кинофестивалендә катнашырга уйлыйбыз”.

Илшат Шәрәфетдинов фикеренчә, киновестивальнең киләчәге бик зур.

“Ул яшь кешеләргә стимул, аралашу мөмкинлеге бирә. Безгә узган ел җиңгән өчен видеокамера бүләк иткәннәр иде. Ул безгә бик булышты”, ди Шәрәфетдинов.

Бәйгедәге эшләрне өлкәннәрдән һәм балалардан торган жюри тикшерә. Фестиваль барышында катнашучылар өчен остаханәләр дә оештырылачак.

XS
SM
MD
LG