Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ирек Мортазин Дегетлегә озатылды


Узган сишәмбедә Ирек Мортазинның җәза үтәү урынына озатылуы билгеле булды. Ул “Миңтимер Шәймиев: Татарстанның соңгы президенты” дигән китабында республика хакимияте турындагы фикерләре һәм интернет-көндәлегендә язмалары өчен бер ел да тугыз айга хөкем ителгән иде.

Ирек Мортазинның иреккә юлы Дегетле авылы аша салынырга мөмкин. Бу атнадан башлап ул шунда яшәячәк.

Казанның Киров районы суды былтыр 26 ноябрьдә чыгарган хөкем карарыннан соң, Мортазин моңа кадәр 2нче тикшерү изоляторында тотыла иде. Аның этапка озатылуы турында хатыны Ләйсән Ситдыйкова чираттагы очрашуга баргач белгән. “Миннән Иреккә дип китергән әйберләрне алмадылар. Аны Дегетлегә колониягә җибәрүләрен әйттеләр. Бу турыда рәсми рәвештә хәбәр итмәделәр әле. Минем аны тизрәк колониягә барып күрәсем килә. Әмма тикшерү изоляторында кайчанрак барырга мөмкин булуын әйтә алмадылар”, ди ул.

Җәза үтәү федераль хезмәтенең Татарстан идарәсендә Ирек Мортазинның Мамадыш районы Дегетле авылы янындагы 17нче колония-яшәүлегенә этапка озатылуы турындагы хәбәрне расладылар. Шушындый режимлы колония Татарстанда бердәнбер. Татарстан Республикасының Югары мәхкәмәсендә хөкем карары раслануга ук Җәза үтәү идарәсендә Мортазинның шушы колониягә җибәрелүе яки аның тоткынлыкны республикадан читтә үтәргә туры килү мөмкинлеге билгеле түгел иде әле.

“Колония-яшәүлектә, башка теләсә кайсы колониядә кебек үк, яңа килгән тоткыннарга 15 көнлек карантин билгеләнә. Бу вакытта тоткынга кирәк-яраклар китерергә мөмкин, ә очрашулар тыела. Карантин яңа кешене колония кагыйдәләре белән таныштыру һәм үзе белән дә танышу, аерым алганда, аның нинди эштә эшли алуын белү өчен таләп ителә”, диде Җәза үтәү идарәсенең матбугат сәркатибе Инга Мазуренко.

“Вечерняя Казань” газетының 3 февраль саны “Мортазин ярлыкаулар еш була торган колониягә эләккән”, дип хәбәр итә. Монда эләккәннәрнең иреккә срогыннан алда чыгу гадәткә кергән. 17нче колония-яшәүлеккә эләккән тоткыннар еш кына Русия президентының ярлыкавын алып, вакытыннан алда иреккә чыгарыла. Былтыр гына берничә кеше җәза вакытын алдан төгәлләгән, быел гыйнварда бер хатын-кыз Дмитрий Медведевның фәрманы белән иреккә чыккан.

Республикадагы сәяси вакыйгалар белән кызыксынып торучы Ирек Мортазин 4 февральдә Татарстанда яңа президент раслануны телевизордан күрә алырмы соң? Рөстәм Миңнехановка президент вәкаләтләрен бирүгә багышланган Дәүләт Шурасы утырышы “Яңа гасыр” телеканалында турыдан-туры трансляцияләнәчәк. Җәза үтәү идарәсендә бу сорауга уңай җавап бирделәр. Дегетле янындагы колониядә яшәүчеләрнең телевизор карау мөмкинлеге бар икән.
XS
SM
MD
LG