Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нурия Кәримова: "Үзе җигелгәнгә генә җай килә"


Нурия Кәримова
Нурия Кәримова

Ирләрдән дә матуррак, көчлерәк итеп тә эшли белүче эшмәкәр-җитәкче хатын-кыз сирәк, ләкин андый гүзәл затлар юк түгел. Шундый татар хатын-кызларының берсе Оренбурда гомер итүче – Нурия Кәримова.

Нурия Шамил кызы Кәримова - Оренбур татар малтабарлары бердәмлегенә кергән бердәнбер хатын-кыз.Әлеге бердәмлек оешканына барлыгы бер айдан аз гына вакыт үтеп китте.Ул сәүдәгәр Әхмәт бай Хөсәенов исемен йөртә.Бердәмлекнең эшчәнлеге татар халкы үсешенә ярдәм итүдән, милли мәдәниятне, мәгарифне, татар халкының үзенчәлеген саклаудан гыйбарәт.

Нурия ханым үзенең теш кабинетында
Бу оешма бөтенләй ук буш урында булдырылмады.Театрга ярдәм итү йөзеннән төзелгән “ Берлек” хәйрия фонды Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге театр каршында берничә ел дәвамында эшләп килә. Нурия Шамил кызы – шулай ук “ Берлек” фонды әгъзасы.

“Шәһәрнең Хөсәен Ямашев исемендәге китапханә каршында татар телен өйрәнү курслары ачу – эшкуарлар бердәмлегенең беренче эше булды.Әлеге төркем үзенең укуларын уңышлы дәвам итә, анда төрле яшьтәге милләттәшләребез йөри”, ди Нурия Кәримова.

Нурия Кәримова тамырлары белән Татар Каргалысы авылыннан, үзе Оренбурда туган. Белгечлеге – теш табибы. Берничә ел элек, ире Рамил вафат булгач, ресторан бизнесы мәшәкатьләре дә аның җилкәсенә төшә. “Минем ике канатым, ярдәмче улларым, Руслан белән Шамил бар”, дип уртаклашты Нурия ханым.

Шулай да теш дәвалау үзәге һәм ресторан белән берьюлы идарә итү – ул зур сәләт һәм көч таләп итә.

Нурия ханым улы Шамил белән
“Дөньяда эш эшләүчеләр бик күп. Кемнәр нәрсә генә эшләми, ничек кенә яшәми. Ләкин җитәкче булып эшләүчеләр арасында, кызганычка каршы, хатын-кызлар бик аз, күбрәк ирләр. Нурия Шамил кызы Кәримова менә дигән итеп, ирләр эшли торган эшләрне, бәлки ниндидер ирләрдән матуррак итеп тә, зуррак итеп тә, көчлерәк итеп тә эшли белә. Ә инде ул нәрсәне эшләр өчен, билгеле, беренче чиратта, холык кирәк, тәвәккәллек кирәк, ниндидер дәрәҗәдә курыкмыйча эшкә тотыну кирәк. Бәлки менә шушы сыйфатлар да эшне уңышлы алып барырырга бик зур ярдәм итәдер дип тә уйлыйм мин”, дип сөйләде Оренбур татар драма театрының сәнгать җитәкчесе Рөстәм Абдуллаев.

Нурия ханым үз ресторанында
“Татар халкы ашларына килгәндә, мин әле дә хәтерлим: әбием мичтә камыр ашлары пешерә иде. Әниемнән соң мин, инде хәзер аларны киленем Диана пешерә. Шул ук кыстыбый, вак бәлеш,төрле эләвәшләр, какланган каз, Оренбур якларында пешергән казылык, чәк-чәк “ Степные огни” ресторанында да тәкъдим ителә. Әбием әйтә иде: безнең нәсел Әхмәд бай Хөсәеновлар белән бәйле дип, инде менә шуны архив язмаларыннан ачыклыйсым килә”, дип сүзен тәмамлады Нурия Кәримова.
Нурия Кәримова гаиләсе белән
XS
SM
MD
LG