Accessibility links

Пленумда мөфти вазифасына өч намзәт сайланды


Мөфти вазифасына намзәтләрнең берсе - Илдус Фәиз
Мөфти вазифасына намзәтләрнең берсе - Илдус Фәиз

Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәтенең IV пленумында мөфти вазифасына намзәтләр сайланды. Анда барлыгы биш мәсьәлә каралды.

13 март көнне Казанда Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәте IV пленумы узды. Info-Islam.ru язуынча, анда биш мәсьәлә каралган.

Пленум вәкилләре Татарстан мөфтие вазифаларын башкаручы Илдус хәзрәт Фәизнең ике айлык эшчәнлеге турында хисап тыңлаган, шуннан мөфти вазифаларына рәсми намзәтләр сайланган.

Кичә Диния Нәзарәтендә барлыгы 12 кешенең гариза бирүе турында белдергәннәр иде. Аларның тулы исемлеген белеп булмады. Пленумда исә рәсми намзәт итеп өч кеше сайланганнар. Бу – Илдус Фәиз, “Солтан” мәчете имам-мөхтәсибе Камил Бикчәнтәев һәм Яшел Үзән районы мөхтәсибе - Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин.

Шулай итеп, 13 апрель көнне узачак Татарстан мөселманнарының V корылтаенда (чираттан тыш) әлеге өч намзәтнең берсе сайланачак. Бүген шулай ук корылтайга имамнар квотасын билгеләү дә булды.

Моннан тыш, күпчелек тавыш белән Татарстан баш казые итеп Җәлил хәзрәт Фазлыев расланды.
XS
SM
MD
LG