Accessibility links

Кайнар хәбәр

Комсомольски Сабан туе җирле халыкларны бергә җыйды


Комсомольски Сабан туе, 2011 ел
Комсомольски Сабан туе, 2011 ел

Федераль Сабан туе белән бер көндә Ерак Көнчыгышның Амурдагы Комсомольски шәһәрендә дә милли бәйрәм үткәрелде. Бәйрәм татар-башкортларны гына түгел, рус, нанай, казакъ, гомумән шәһәрдә яшәүче барлык халыкны җыйды.

Менә алтынчы ел рәттән июль аеның беренче шимбәсендә Комсомольскиның ике бистә уртасыннан аккан Силинка елга буе аланында, шушы ук елга исемен йөрткән паркта Сабан туе уза. Быелгы бәйрәм, гадәттәгечә, шәһәрдә яшәүче төрле милләт вәкилләрен бергә җыйды.

Амурдагы Комсомольски Сабан туе
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:26 0:00


Бәйрәмдә Казаннан кунаклар да катнашты. Татарстан премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева, Министрлар кабинеты аппараты хезмәткәре Ринат Вәлиуллин, гармунчы Ринат Вәлиев, җырчылар Рөстәм Асаев, Чулпан Әхмәтшина ерак араларны якын итеп, милләттәшләребез янына барды.


Татарстаннар Ерак Көнчыгыш татарларына тансык булган котлаулар, милли бүләкләр, күчтәнәчләр, җыр-бию алып килгән иде.

Әйтергә кирәк, быелгы Комсомольски Сабан туеның башка еллардан аермалы бер үзенчәлеге булды: быел бу бәйрәмдә Хабаровски өлкәсе губернаторы Вячеслав Шпорт, өлкәнең канун чыгару думасы рәисе Сергей Хохлов, шәһәр мэры Владимир Михалев та катнашты.


Вячеслав Шпорт үз чыгышында Сабан туеның ил халыкларының бай милли гореф-гадәтләрен һәм милли бердәмлекне сурәтләүче борынгы, әмма шул ук вакытта яшь бәйрәм булуын билгеләп үтте. “Нинди милләттән булуга карамастан, бердәм булганда гына, без көчле”, дип белдерде Шпорт.

Өлкәнең канун чыгару думасы рәисе Сергей Хохлов исә Сабан туеның “Милли мәдәниятләр очрашуы” исеме белән узуын билгеләп үтте.

“Сабан туе үзенең күңеллелеге белән төрле милләт, дин кешеләрен, яшен дә картын да бер урынга җыя. Шулай ук бу бәйрәм шәһәр халкының үзара тату, дустанә мөнәсәбәтләрен ныгыта”, диде Сергей Хохлов.

Бәйрәмдә катнашкан Ринат Вәлиуллин сүзләренә караганда, җирле җитәкчеләрнең Сабан туе бәйрәмендә катнашуы – урындагы татарларның зур җиңүе.

“Җирле идарә органнарының бу бәйрәмне кабул итүләрен, аларның татарлар белән санлашуын билгеләп үтәргә кирәк. Минемчә, бу – җирле татарларның һәм аларның милли оешмаларының зур җиңүе”, диде Ринат Вәлиуллин.


Ринат Вәлиуллин Ерак Көнчыгыштагы татар конгрессы җитәкчесе Рөстәм Абдуллинның бәйрәмне оештырудагы тырышлыгын аерым билгеләп үтте. Чөнки бәйрәм аның башлангычы белән булдырылган. Шулай ук быелгы Сабан туеның уңышлы үтүенә Татарстан республикасы, төбәк, шәһәр җитәкчелеге дә өлеш керткән.

Бәйрәмнең үзенә килгәндә, ул азсанлы җирле нанай халкының балык теләп суга мөрәҗәгать итү йоласы белән башланып китте. Аннары инде Казан артистлары һәм шәһәрнең төрле сәнгатькәрләре чыгыш ясады.

Соңрак исә паркка килүчеләр баганага менеп, гер күтәреп, чүлмәк ватып, авызга йомырка салынган кашык кабып йөгереп, көрәшеп һәм башка шундый бәйгеләрдә катнашып, төрле бүләкләргә ия булды.

Күп кенә төбәк Сабан туйларында булган Ринат Вәлиуллин Комсомольски Сабан туенда үзен Татарстан бәйрәмендә катнашкан кеше кебек хис иткән.


“Амурдагы Комсомольски Сабан туенда милли бәйрәмебездә булырга тиешле һәрбер уен төре дә булды. Ат чабышлары ук булмаса да, әмма атта милли кием кигән егет-кызларның йөрүләре, колгага менү, капчык белән сугышу, көрәш һәм башка уеннар булды. Шунлыктан мин үземне Татарстанның берәр авылында узган Сабан туенда кебек хис иттем”, диде Ринат Вәлиуллин.

XS
SM
MD
LG