Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сәләтле спортчы үзенә игътибар көтеп яши


Роман Нәбиев
Роман Нәбиев

Ориентал дигән көрәштә дөнья чемпионы булган 22 яшьлек татар егете Роман Нәбиев әлегә киң җәмәгатьчелеккә бик таныш түгел, ул бу хакта хыяллана гына. Танылмый гына билгесез "ветеран"га әйләнеп калмас өчен аңа көрәшү осталыгын даими шомарту, зур ярышларда катнашу, күнегүләр үткәрү, көчле көндәшләр белән ярышу кирәк.


Татар һәм башкортлар арасында Сабантуй батырлары гына түгел, атаклы спортчылар, Европа һәм дөнья чемпионнары да җитәрлек. Шулар сафында бүген гади татар авылында туып үскән, кагыйдәләрсез йодрык сугышында дөнья чемпионы, кикбоксинг ярышларында җиңүче Роман Нәбиев тә бар.

Әмма әлегә аның турында мәгълүмат бик күренми. Башкортстанның Дүсән авылында әтиләре белән печән чабып, йорт-кураны ремонтлап йөрүче Роман Нәбиевның чемпионлык медале өстәл тартмасында ята.

Роман дөнья чемпионы булган спорт төрен белгечләр ориентал дип атый, ул асылда бокс, каратә алымнарын берләштергән аерым бер көрәш төре. Аның чыгышы Ираннан дип санала, дөнья кимәленә исә ул соңгы дистә елларда гына чыкты. 2007 ел ноябрендә Русиядә дә Ориентал федерациясе теркәлә.

Бу көрәш Олимпия уеннары програмына әлегә кертелмәгән, әмма заманча көрәшләр арасында аның абруе арта бара. Профессионаллар ярышы дистә мең кешеле залларда үтә.

Роман Нәбиев ориентал гына түгел, кикбоксинг, каратә кебек көрәшләрне дә үз итә, аның шул ярышларда казанган дипломнары шактый.

2009 ел апрелендә Харьковта үткән икенче бөтендөнья чемпионатында 80 килограмм авырлыктагы сугышчылар арасында ориенталның mix-fight төрендә Роман беренчелек яулый. 2010 елгы чемпионатта (ул Төркиядә үтә) mix-fight буенча шул ук авырлыкта яңа чемпион ачыкланмый. Димәк, Роман әле дә шушы хәтәр спорт буенча иң көчле егет.

Роман Набиевның чемпионлык медале өстәл тартмасында ята
Яшь көрәшченең киләчәге беренче карашка өметле күренсә дә, спорт түрәләренең Русия данын яклаган Роман Нәбиевка игътибары бик сизелми. Гаскәр сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң, ул хәзер балаларны кикбоксингка өйрәтеп яшәрлек кенә акча эшли эшләвен. Әйтергә кирәк, аның укучылары төрле ярышларда катнашып алдынгы урыннарга ия булганнар. Әмма Роман укытучы гына булып калып спортны ташларга җыенмый, үзлегеннән генә булса да күнегүләр ясый.

Роман Нәбиев үзенең беренче остазы Марат Нурисламовка бик рәхмәтле. Чөнки ул Романны үз шәкертләре белән бергә спорт җыеннарына чакырып тора. Шушы айда гына әле Романга Белореттагы спорт лагерында берничә көн шөгыльләнергә насыйп булган.

Әмма Роман үзенең көрәшү осталыгын шомарту өчен зур ярышларда даими катнашу, махсус тренерлар белән эшләү хакында хыяллана. Аңа әле бары тик 22 яшь, тиешле игътибар күрсәтелгән очракта аның яңа уңышларга ирешүенә, димәк Башкортстан, Татарстан, Русия данын да күтәрүенә өметләр зур.
XS
SM
MD
LG