Accessibility links

Теннис сараенда кызлар ярышы тәмамланды


Казанның теннис сараенда кызлар ярышы тәмамланды
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:46 0:00
йөкләү

Атна ахырында Казанда “Tennis Bay Center” теннис академиясендә “Tatarstan Open” дигән халыкара ярыш тәмамланды.

Узган атна ахырында Казанда “Tennis Bay Center” теннис академиясендә “Tatarstan Open” дигән халыкара ярыш тәмамланды. Русия теннис дөньясында шактый дәрәҗәле саналган бу ярышта 16 яшьлек кызчыкның җиңү яулавы күпләр өчен көтелмәгән хәл булды.


Бүләк фонды 50 000 доллар булган “Tatarstan Open” ярышында 10 илдән килгән 60лап спортчы катнашты. Русия данын исә 20 спортчы яклады, араларында Татарстан кызлары да бар иде. Әмма алар “Tatarstan Open”ның беренче көннәрендә үк ярыштан төшеп калды. Алар югары дәрәҗәгә ирешмәсә дә, халыкара ярышта тәҗрибә туплый алды, ди оештыручылар.

Икенче тапкыр Казанда узучы “Tatarstan Open” ярышының җиңүчесе итеп, Юлия Путинцева танылды. Финал уенында ул француз кызы Каролин Гарсия белән уйнап, 6:4, 6:2 исәбе белән җиңү яулады.

Русия теннис дөньясында шактый дәрәҗәле саналган бу ярышта яшь кызчыкның җиңү яулавы күпләр өчен көтелмәгән булып чыкты: дөнья теннисчылары баскычының 334нче урынында торучы Юлия Путинцева олылар теннисына беренче адымнарын ясый гына.

Әмма Казандагы уен вакытында Юлия инде бүгеннән үк үзеннән шактый оста һәм профессиональ спортчылар белән ярышырга әзер булуын күрсәтте. Аерым алганда, аның финалдагы көндәше Каролин Гарсия дөнья теннисчылары баскычының 160нчы урынында булса да, Мәскәү кызының уйнавына каршы тора алмады.

Финалга кадәр Путинцевага бик көчле спортчылар белән уйнарга туры килә. Иң башта ул теннисчыларның беренче йөзлегенә кергән Весна Долонц белән көч сынашты. Әмма Долонц имгәнүе аркасында уеннан төшеп калды. Соңрак инде Юлия Лина Станчут, Михаэла Бузарнеску һәм Виталия Дьяченколар белән уйнап, беренчелеккә чыкты.

Уеннардан соң журналистларга белән сөйләшкәндә, Юлия Путинцева Казанга бары тик җиңәр өчен генә килүен әйтте. “14 яшемдә минем теннис дөньясында беренче йөзлеккә кергәннәр белән уйнап, җиңү яулаганым булды. Әгәр дә мин беренче булырга теләсәм, хәзердән үк аларны җиңәргә тиеш идем”, диде Юлия журналистларга.

Парлап уйнаучылар арасында исә Екатерина Иванова (Русия) һәм Андреа Клепач (Словения) беренчелеккә чыкты.

Татарстан ягыннан шактый өмет багланган Ксения Лыкина үзе генә уйнаганда беренче ярышта ук оттырса, парлы уеннарда ул ярымфиналга барып җитә алды. Анда Лыкина Марта Сироткина белән бергә Екатерина Иванова һәм Андреа Клепачка каршы торып оттыра.

Финал уеннарында исә Иванова һәм Клепач Виталия Дьяченко белән Александра Панова белән очрашырга тиеш иде. Әмма Виталия Дьяченконың аягы имгәнүе сәбәпле, бу уен булмый калды. Нәтиҗәдә Русия һәм Словения пары җиңү яулады.
XS
SM
MD
LG