Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Лев Гумилевның 99 еллыгы искә алынды


Лев Гумилевның 99 еллыгы уңаеннан үткәрелгән фәнни җыенда катнашучылар, 1 октябрь 2011
Лев Гумилевның 99 еллыгы уңаеннан үткәрелгән фәнни җыенда катнашучылар, 1 октябрь 2011

Татарстанда галимнең төрки дәүләтләрне берләштерүче евразиячелек идеяләренә тартылалар.


1-4 октябрь көннәрендә Казан мәдәният һәм сәнгать академиясендә үзе әйтмешли “татарларны гомер буе ялганнан яклаган” галим Лев Гумилевның 99 еллыгына багышланган фәнни конференция үтте.

“Башта бу чараны республика күләмендә генә үткәрергә уйлаган идек, аннан соң бөтенрусия һәм БДБ илләре галимнәрен дә җыю теләге туды, шулай итеп фәнни җыен халыкара дәрәҗәдә үтте”, дип сөйләде чараны оештырган Казан мәдәният һәм сәнгать академиясе ректоры урынбасары Рафаэль Вәлиев.

Аның сүзләренчә, Казанда Гумилев фикерләре киң таралган, аның теорияләре укытыла, Казанда элекке президент вакытында, Казакъстан президенты катнашлыгында мәртәбәле Евразия форумы үткән иде.

Татарстан мәдәният министрлыгы, заманында Петербурда Гумилев яшәгән йортка мемориаль такта куярга, каберен тәртипкә китерергә ярдәм иткән булган.

Лев Гумилев
Лев Гумилев

Шулай ук Казан үзәгендә Петербур урамында Лев Гумилевка һәйкәл куелды (башта бу урында Петр I һәйкәле булырга тиеш иде, әмма моңа каршылык күрсәтелде).

Аннан соң да элемтәләр туктамады, Рафаэль Вәлиев сүзләренчә, галимнәр аралашып яшәде, фәнни җыентыклар чыкты.

“СССР таркалганнан соң, төрки дәүләтләрне берләштерүче идея ул бүгенге көндә – евразиячелек. Гумилевның идеяләрен Русия, Татарстанда, Казакъстанда гына түгел, башка илләрдә дә киң таралган”, ди Вәлиев.

Бу җыенга Кыргызтан вәкиле итеп, хәзерге вакытта Мәскәүдә яшәүче элекке президентның тормыш иптәше Мәрьям Акаева, Казакъстанның Евразия институты вәкилләре, Петербур һәм Мәскәүдән Гумилев мирасын өйрәнүче билгеле галимнәр килде. Петербурдагы татар җәмгыяте вәкилләре дә чараны оештыруда катнашты һәм Казандагы фәнни җыенга килде.

4 көнгә сузылган фәнни чаралар вакытында конференция кунаклары һәм Казан мәдәният һәм сәнгать университеты студентлары галимнең туган көненә багышлап, Казан үзәгендәге һәйкәленә чәчәк салды.

Конференция кысаларында Лев Гумилев фикерләрен чагылдырылган театрлаштырылган тамаша үтте, аның тормышы һәм иҗатына багышланган документаль фильм күрсәтелде.

Гумилев фикерләре тарихта, әдәбияттә һәм сәнгатьтә нинди чагылыш тапкан?

Конференциянең пленар утырышында төрки халыкларның Евразиядәге күчеше, Урта гасыр этник берлегенең оешуы, галим уйлап тапкан пассионар концепциянең Русия һәм дөнья әдәбияте, сәнгате, телләрендә чагылышы кебек мәсьәләләр каралды. Килгән кунаклар һәм Казан югары уку йортлары тикшеренүчеләре бу темаларга чыгыш ясады.

Аерым алганда, Төмән һәм Новосибирскидан килгән галимнәр Көнбатыш Себердә исламның өйрәнү тарихы, Русиядә евразиячелек концепциясенең үсеп чыгуы, татар халкының килеп чыгышы күзлегеннән Гумилев тәгълиматының Татарстан һәм аннан читтә чагылышы хакында ялкынлы нотыклар тотты.

Фәнни һәм мәдәни очрашуларның нәтиҗәсе итеп, чараларда катнашучылар киләсе елда Лев Гумилевның 100 еллыгын Татарстанда, Казакъстан һәм башка җирләрдә зурлап билгеләп үтү турында килеште.
XS
SM
MD
LG