Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Безнең гәҗит”: “Золым ачы булды”


30 октябрь – сәяси корбаннарны искә алу көнендә Зөя утравында яңа монумент-һәйкәл ачылачак
30 октябрь – сәяси корбаннарны искә алу көнендә Зөя утравында яңа монумент-һәйкәл ачылачак

Русиядә 30 октябрь сәяси золым корбаннарын искә алу көне итеп билгеләп үтелә. “Безнең гәҗит”нең соңгы санында да бу көнгә багышланган махсус сәхифә урын алган.


Сәяси золым корбаннарын искә алу көнендә Русиянең күп кенә төбәкләрендә төрле чаралар уза. Митинг, матәм чараларында катнашучылар, Совет чорында нахакка рәнҗетелгән, төрмәләрдә утыртылган, туган җирләреннән күчерелгән, юкка атылган миллионлаган шәхесләрне искә ала.

Сәяси золымда хөкем ителүчеләр арасында татар һәм башкортлар аеруча күп булган. Алар арасында милләтнең алдынгы сафында торган зыялылар: язучылар, укытучылар, артистлар, журналистлар булуы аеруча аяныч.

“Безнең гәҗит”нең соңгы санында да бу көнгә багышланган махсус сәхифә урын алган. Монда редакциягә килгән хатлар һәм язучы Фәүзия Бәйрәмованың “ГУЛАГ – яралы язмышлар” китабына кертелгән хикәятләр урын алган.

Үткәнен белмәгән – киләчәген белми

Әлеге мәкалә астында Казан шәһәрендә яшәүче 84 яшьлек Зәйтүнә Хәйруллина хаты басылган. Бу еллар фаҗигасе аның гаиләсенә дә кагылган.

“Без барын да күрдек, чабата да кидек. Тик урлашмадык, кеше хакын ашап үсмәдек, тырышып хезмәт иттек. Әткәй тырыш тимерче иде. Аны 1930 елның апрель аенда 5 елга хөкем иткәннәр һәм Себер якларына урман кисәргә җибәргәннәр.

Без өйдә 8 бала калганбыз. Үскәндә бик күп киртәләр үтәргә туры килде. «Кулак баласы» исемен күтәреп йөрдек. Әткәй кайтты, тик кулак булды. Ни өчен гаепләнгәнен дә белмичә, 1961 елда Себер урманнарында алган җәрәхәтләрдән савыга алмый, үлеп китте. Хәзер кулаклар юк. Тик эчүчеләр, наркоманнар, илне талап баючылар күбәйде”, дип борчылып яза Зәйтүнә Хәйруллина.

Гөнаһсыз көш

Лениногорски шәһәреннән Рәисә Галимова әнисенең бертуган абыйсы укытучы булып эшләгән Минвәли Туктаровның гаепсезгә кулга алынуын яза.

“Мин аның турында күп яза алмыйм. Шулай да, кулга алынып, Казан төрмәсендә суд көтеп еллар буе ятканын, бертуган сеңлесе Туктарова Зәйтүнәне (әнинең сеңлесе), абыйсы өчен, укытудан чыгарып, эшсез калдыруларын беләм, аннары ул кулындагы баласын күтәреп, абыйсына сирәк булса да передача илтер өчен Казанга килеп, кара эшкә урнаша.

Зәйтүнә апа хәзер дә исән, ул Лениногорскида яши. Ләкин ул да белми, зурәтине (шулай атый идек) Казан төрмәсеннән кая җибәргәннәрен. Передача белән бер баруында: «Монда юк ул, алып чыгып киттеләр», – дигәннәр.

Шулай итеп, аның турында берни дә белмибез. 10 ел утырып, сугыш беткән елны үлгән, дип ишеттек”, дип язып җибәргән Рәисә Галимова.

Золым ачы булды

Чаллыда яшәүче Гөлшат Шамматова үз туганнарының авыр язмышы турында тәфсилләп язган. Язмада ул әтисенең бертуган абыйсы – Җамалетдин Шамматов һәм аның гаиләсе турында бәян итә.

«Җамалетдин Шамматов 1896 елда Минзәлә өязенең Әтәс авылында (элеккеге Калинин, хәзерге Актаныш районы) урта хәлле крестьян Ахунҗан гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Ул кечкенәдән хезмәт сөеп үсә, шуңа күрә, үзеннән соң бер-бер артлы туган 5 энесе һәм 1 сеңлесе булган ишле гаиләне туйдыруда әтисенең иң беренче ярдәмчесе була.

...Шулай эшкә һәм укуга һәвәс булган Җамалетдинне Беренче бөтендөнья сугышы солдат шинеле кияргә мәҗбүр итә. Ә инде гражданнар сугышы башлангач, ул, энесе Нурлыгаян белән бергәләп, яшь Советлар республикасын саклау өчен, көрәшнең алгы сафына баса. Сугыш бетә, әмма истәлек булып, алар тәнендә яра эзләре кала.

...Җамалетдинда болар һич тә курку хисе тудырмый. Киресенчә, ул эшкә тагын да активрак тотына – Әтәс авылында колхоз төзүдә катнаша, шул авылда колхоз председателе, авыл Советы председателе, төзүчеләр бригадасы бригадиры, Уфа шәһәрендә исполком әгъзасы һәм башка эшләрне башкара. Ул үзе туган Әтәс авылында гаилә кора, шунда яши, 3 кыз, 2 уллары дөньяга килә. Шатланышып өченче малайларының тууын көткәндә, 1937 ел октябренең ямьсез, шыксыз караңгы төннәренең берсендә, көтмәгәндә өйгә 2 милиция белән авыл Советы рәисе Гыйлаҗев Шәрхемулла һәм башкаручы килеп кереп, Җамалетдинны кулга алалар.

5 бала белән аптырашта калган авырлы ананың йөрәге түзми, өйдә булган бар ризыгын күтәреп, шул ук төндә 13 чакрым араны җәяүләп үтеп, Пучы төрмәсе (Калинин районы үзәге) ишеге төбендә таптана. Әмма аңа таң алдыннан машинага төялгән кулга алынучылар арасында муенына сары шарфын ураган иренең гәүдәсен ерактан гына күреп калырга туры килә. Бу аның 6 баласының атасын соңгы күрүе була.

«Нигә алып киттеләр, кая, озаккамы?» – шул газаплы сораулар белән өйгә кайтып керсә, 5 бала биш җирдә тәгәрәшеп елап яталар. Ятим калган ана һәм балалар өчен алда күпме газаплы көннәр! Озакламый алтынчы бала да дөньяга аваз сала. Тәрбия җитмәгәнлектән, биш яшьлек кызы Сафия үлә. Әйе, тәрбия җитмәгәнлектән, чөнки олы кызы Гафиягә дә ун гына яшь булган, ишле балалы анага берәү дә елмаеп карамый, шәфкатьлек итәргә ашкынып тормый, ярдәм күрсәтергә батырчылык итми. Кая гына барып борын төртергә, ярдәм сорарга уйласалар да, «халык дошманы хатыны һәм балалары» дип кире кагалар.

Бу еллардагы кимсетелүләре, җәберләнүләре турында Җамалетдин абзыйның бүгенге көндә Чаллы шәһәрендә яшәүче олы кызы Гафия менә нәрсәләр сөйли:

«Бервакыт, 12 яшем дә тулмаган килеш, мине арбага җигелгән ябык атка утыртып, 10 километр ераклыктагы урманга чыбык төяргә дип төнлә ялгызымны гына чыгарып җибәрделәр. Янәсе, халык дошманы кызына ярый. Ат арып туктагач, бүре улауларын тыңлап, куркуымнан тын да алмыйча, котым алынып, арбада бөгәрләнеп, калтыранып ятуларым бүгенгедәй хәтеремдә...

...Әтинең исәнлегенә ышаныч инде тәмам югалгач, 1951 елда Норильскидан безне чакырып язган хаты килеп төште. Үзенә кайтырга ярамый, әниебез каты авырый. Без бара алмадык. Озакламый әниебез дөнья куйды. Шулай итеп, аның гомере тирән сагышлар, газап эчендә яшәп чикләнде. 1952 елны әти безне үзе кайтып Норильскига алып китте».

Әйе, озак еллар буе Сталин газабын кичергәннән соң, Җамалетдин Шамматов акланды, үзенең туган ягы Яр Чаллы шәһәренә кайтып урнашты. Ул 1968 елда шунда вафат булып, Чаллының иске зиратына җирләнде, дип яза Гафия Шамматова.
XS
SM
MD
LG