Быелгы фестивальдә 22 артистка “алтын барс” премиясе бирелде. Җырчы Алсу “Татар җырын дөньякүләм таныту” номинациясендә лауреат булды.
“Мин – татар кызы”
“Татар җыры-2011” тамашачылары Алсуга алкышларын кызганмады, күбесе аның чыгышын зарыгып көткән, чөнки ул килмәскә мөмкин дигән сүзләр дә йөргән иде. Әлеге фестивальдә алдан әйтелгән чыгышларның барысы да күрсәтелде диярлек.
“Татар җыры”н карарга республиканың элекке президенты Миңтимер Шәймиев, хөкүмәт башлыгы Илдар Халиков һәм башка Татарстан җитәкчеләре килгән иде.
Алсу сәхнәдән татарча исәнләшеп, калган сүзләрен русча сөйләде. Җырчы тамашачыларны якташларым дип атады һәм алар белән күрешүенә шатланып, җылы каршы алуларына рәхмәтен белдереп, “Сандугачым”, “Син гомер агышларым” җырларын башкарды.
Сәхнә артына төшкәч, Алсу үзенең татар кызы булуын искә алды.
“Мин – татар кызы, Татарстанда тудым. Әти-әнием, әбием Татарстан, Башкортстан якларыннан”, диде җырчы. Элегрәк чыгарган “Туган тел” альбомы аша туганнарына, якташларына хөрмәтен җиткерүен сөйләде. Киләчәктә татар телендә яңа җыр җыентыгы чыгару нияте булганын да белдерде.
“Киләчәктә яңа альбом язылырга тора. Мондый уй бар иде инде, миңа җырлар тәкъдим ителде, шуңа күрә бу проект таулар артында түгел”, ди Алсу.
Җырчы сүзләренчә, татар җырын беренче тапкыр ул 11 ел элек башкарган, ул җыр “Ак чишмә” дип аталган. Шулай ук чит илләрдә дә татар җырларын башкарганы бар икән.
“Уңышның сере – ихласлыкта”
“Алтын барс” премиясе алган җырчылар белән әңгәмә коручы “Татар радиосы” ди-джее Булат Бәйрәмов Алсу белән сөйләшкәннән соң туган хис-кичерешләрен җиткерергә ашыкты.
“Гомумән, Алсу мине гаҗәпкә калдырды. Ул үзенең татар булуы белән чыннан да горурлана. Уңышның сере нидә дип сорадым, Алсу аның сере ихласлыкта диде. Җырчыдан уңай көч сиздем”, диде Булат Бәйрәмов.
“Татар җыры”на читтән бәя биреп булмый”
Сигез алып баручы сәхнәдәге ел фасыллары белән алмашынып торды, “Татар җыры-2011”нең җиңүчеләре аталды. Бүләк алган җырчылар хит җырларын башкарып, әлеге премиягә лаек булганнарын дәлилләргә тырышты.
Автор-башкаручы Ринат Рәхмәтуллин, бу фестивальдә катнашмыйча, аңа читтән генә бирелгән бәя дөреслеккә туры килмәскә мөмкин, дип саный.
“Татар җыры”нда катнашмыйча читтән генә нәтиҗә ясап, дөрес фикергә килеп булмый. Ул авыру кебек: бер җырчыдан икенчесенә күчә, бөтенесе борчыла, каушый, сәхнәгә чыкканда калтырый.
Бу күренеш миңа да хас. Гәрчә алып баручы булып шактый эшләдем, сәхнәгә еш чыгам.
“Татар җыры” бит үтеп баручы елга йомгак ясый, безнең иң җаваплы вакытыбыз”, диде “2011 елның иң яхшы хиты” номинациясендә җиңүче Ринат Рәхмәтуллин.
Җыр авторлары да игътибарсыз калмаячак
12 ел үткәрелүче фестивальдә “Татар эстрадасында авторлык хокукларын яклауга керткән өлеше өчен” махсус номинациягә лаек булган Зөфәр Хәйретдинов, җырчының гына түгел, авторның да ихтыяҗларын канәгатьләндерелүен тели.
“Җыр куллануга тапшырылганнан соң ул җырчыга гына түгел, аның авторларына – шагыйрь белән композиторга да рухи сөенеч һәм матди ярдәм китерергә тиеш”, ди автор-башкаручы, Русия авторлык җәмгыятенең Татарстан бүлеге башлыгы Зөфәр Хәйретдинов.
Тамашачы градуслы эчемлекләр белән “заманча” ял итте
Җырчылар сәхнә артында кемнең күпме “алтын барс” алуын, анда ничә грамм алтын барлыгы хакында баш ватса, залдагылар үзенчә ял итте. Аларга шоу, яхшы кәеф кирәк иде. Кәефне тамашачы сәхнәдән генә түгел, “Пирамида” концертлар залындагы эчемлек сату почмакларыннан да алды.
Күбесе затлы киемнәрдән, бәйрәмчә киенгәннәр, кулларында меңәр сум тора торган билетлар, телләрендә шаяртулы сүзләр. “Татар җыры”на килгән халык үзенә бер дөнья иде.
“Арча, Балтач якларыннан килдек. “Татар җыры”на алтынчы ел киләбез, безгә бик ошый, популяр җырчыларны күрәбез. Быел билетны 4500 сумга алдык. Елдан-ел фестивальнең дәрәҗәсе арта”, ди фестивальгә килгән бер төркем тамашачы.
“Заманча” ял итәргә килгән, билетка акча кызганмаган, берничә ел рәттән “Татар җыры”нда русчалатып сөйләшеп йөргән әфәнде-ханымнар тәнәфестә чәркәләрне чыңлатса, тамашага беренче тапкыр килгән өлкән буын тыйнак кына үз урыннарыннан тирә-юньне күзәтте.
“Кызганыч, мондагы җырларны табында, мәҗлесләрдә җырлап булмый. Ләкин тыңлыйбыз, ошый. Концертның сыйфатына килгәндә, бүләк булгач зарланып булмый. Үз акчабызга алсак, белмим шул, пенсионерлар өчен кыйммәт инде”, диде Казаннан Фәрит Шәрәфиев. Аңа балалары “Татар җыры”на билет алып биргән.
“Шаккатып йөрим”
“Эх, шакката алмыйм, сәхнә артыннан берни күрмим, монда төрле-төрле күлмәкләрдән артистлар гына чабышып йөри”, ди “Иң яхшы дуэт” номинациясе ияләре Алсу Әбелханова һәм Резедә Шәрәфиева.
Алсу Әбелханова җырлаудан тыш, фестивальнең алып баручысы да. Быелгы тамашада алар сигез иде һәм залдагы халык бу үзгәрешне уңай кабул итте.
16-17 декабрь көннәрендә үткән “Татар җыры-2011” фестивале "Яңа гасыр" телерадио ширкәте башлыгы Илшат Әминов вәгъдә иткәнчә, затлы итеп оештырылды. Әмма “Татар җыры”н караган Фәрит Шәрәфиев белдергәнчә, бу җырлар мәҗлесләрдә башкарырлык түгел иде.