Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Милли сәясәт стратегиясе – Русия нигезенә салынган бомба"


Марат Колшәрипов
Марат Колшәрипов

Русиянең милли сәясәт стратегиясе илдәге төрле милләтләрне бөтенләй юкка чыгару өчен эшләнгән. Бу хакта Башкортстан дәүләт университеты галиме, тарих фәннәре докторы Марат Колшәрипов белдерде. Аның сүзләренчә, бу стратегия кабул ителгән очракта ил таркалачак.

Бу көннәрдә Русиянең төрле төбәкләрендә илнең 2025 елга кадәр исәпләнгән милли сәясәт стратегиясе тикшерелә. Башкортстан галимнәре, сәясәт белгечләре узган атнада Башкортстанның дәүләт идарәсе академиясенә җыелып әлеге документка карата үз фикерләрен белдерде. Колшәрипов сүзләренчә, җыелганнарның бөтенесе дип әйтерлек бу стратегиягә каршы чыгыш ясаган. Ике кеше генә якларга тырышып караган, әмма аларның фикерләрен хуплаучы булмаган. Колшәрипов Уфадагы күп кенә оешмаларның бу документка ризасызлык белдереп Мәскәүгә язачакларын да әйтә.

"Бу стратегия безгә, әлегә кадәр яшәп килгән милли республикаларга каршы юнәлтелгән. Без аны берничек тә кабул итә алмыйбыз. Анда Русия халкы, ягъни русияле бер милләт турында астыртын сүз бара. Советлар заманында да бер тапкыр совет милләтен ясау омтылышы булган иде инде. Хәзер менә кире тагын шуңа әйләнеп кайтабыз. Русия милләте дигән әйбер ул безнең халыкларны ассимиляцияләүне, милләтләрне таркатып бетерүне аңлата.

Русияле милләт ясау эшенә керешмәкчеләр
Русия хәзер Кушма Штатларга ышыклана, янәсе АКШны “эретә торган казан”, анда бөтен милләтләрне эретеп бетереп, гомум американ милләте барлыкка килгән дип әйтмәкче булалар. АКШта ул идеядән баш тарттылар. Инде менә "Русиянең күпмилләтле халкы" шигаре астында бердәм русияле милләт ясау эшенә керешмәкчеләр. Бу хәл этносларны бөтенләй юкка чыгаруны аңлата", ди Колшәрипов.

Әлеге стратегиядә алга таба милли-мәдәни мохтариятләр роленең нык күтәреләчәге ярылып ята. Стратегиядә "Дәүләт төзелешендә, сәяси-хокук кырында дәүләт милли сәясәтенең максатлары" дигән бүлек бар. Анда "милли-мәдәни мохтариятләргә һәм иҗтимагый оешмаларга милләтара хезмәттәшлектә эшчәнлек алып бару хокукы бирергә" дигән җөмлә язылган. Шулай ук мохтариятләрнең хөкүмәтнеке булмаган уку йортлары һәм фәнни үзәкләр ача алачагы турында да әйтелә. Колшәрипов фикеренчә, бу стратегия республикаларның милли хокукларын бөтенләй юкка чыгарачак.

"Белүемчә, татар милли хәрәкәтенең кайбер лидерлары бу милли-мәдәни мохтарият идеясен һәрвакыт яклап чыгыш ясый. Әмма мохтарият безнең республикаларга туры килә торган әйбер түгел ул. Бу идея килеп чыккач та, мин аңа каршы идем. Мин бу идеяне татарларның яклавын да аңлыйм, чөнки күпләгән татарлар чит төбәкләрдә диаспора булып та яши. Әгәр без үзебезнең республикада милли-мәдәни автономияне төзи башласак, ул республикадан баш тарту дигәнне аңлатачак. Мәскәү аны шулай итәргә тели дә", ди Колшәрипов.

Документта "Федератив мөнәсәбәтләрдә дәүләт сәясәтенең максатлары" дигән бүлек бар. Анда "Русиядә эре территориаль-сәнәгатьле районнар булдыру, аларда идарәнең яңа рәвешен сынап карау һәм Русиядәге административ-территориаль төзелешне оптимизацияләү" дип язылган. Галим сүзләренчә, бу юллар республикаларны бетерү, юкка чыгаруда төп терәк булачак.

Безне киләчәктә Идел буе губернасы дип атарга мөмкиннәр
"Монда зур субъектлар барлыкка китереп, безнең республикаларны аның эченә милли-мәдәни автономияләр итеп кертү турында сүз бара. Башкорт милли-мәдәни автономиясе, татар милли-мәдәни автономиясе, чуаш милли-мәдәни автономиясе һәм башкалар. Безне киләчәктә Идел буе субъекты, губернасы, йә булмаса крае дип тә атарга мөмкиннәр. Безне шуның эченә иңдереп милли-мәдәни автономия хокукы бирергә теләү төбендә ята аның. Бу стратегиядә милләтләрнең үзбилгеләнеше турында бер генә сүз дә юк", ди Колшәрипов.

Әлеге документның башына ук аның Русия Конституциясенә, халыкара хокук принципларына, федераль һәм төбәкләрнең кануннарына нигезләнеп төзелгәнлеге турында язып куелган. Колшәрипов фикеренчә, бу - буш сүзләр.

"Әгәр алар Русия Конституциясенә нигезләнсәләр, милли-мәдәни мохтариятләр турында сүз алып бару мөмкин түгел. Конституциядә безнең республикалар, безнең дәүләтчелегебез булу турында әйтелә. Бүгенгә милли республикалар “А” хәрефеннән – Алтайдан башлап, “Я” хәрефенә – Якутиягә кадәр санап кителә. Милләтләрнең үз билгеләнүе ул – халыкара, императив хокук. Аның белән һәрвакыт исәпләшү кирәк. Кызганыч, җитәкчеләр аның белән исәпләшергә теләми. Путин үзенең сайлау алды програмында да халыкларның үзбилгеләнү хокукын Ленин уйлап тапкан дип мыскыл итеп язды", ди Колшәрипов.

Стратегиядә Русия ватандашларының үзләрен кайсы милләт вәкиле икәнлекләрен күрсәтүгә хокуклары булу турында язылган. Моны да Колшәрипов буш сүзләр дип бәяли. Милләтләрне әкренләп бетерү сәясәтенең паспортка милләтләрне язу юкка чыгарылганда үк башланганын белдерә. Аннан соң Башкортстанда һәм башка милли республикаларда милләтләр графасын паспортка янә кертик дигән тәкъдимнәр булган иде. "Стратегиядә кайсы милләт вәкиле икәнеңне күрсәтү хокукы турындагы бу юлларны әлеге таләпләрне куючыларның авызларын ябу өчен генә язганнар", ди Колшәрипов.

Документта сепаратизм, дини-сәяси экстремизм, милләтчелекнең дәүләт иминлегенә куркыныч тудыруы турында да юллар бар.

"Ясалма рәвештә күпертеп күрсәтелгән юллар бу. Болай да безне эчтән какшатырга тырышалар инде. Әгәр егетләр намаз укый икән, аларны ваһһаби дип эзәрлекләргә генә әзер торалар. Татарстанда да, Башкортстанда мондый чын ваһһабилар юк ул. Хәзер менә әллә нинди хәлифәт дигән сүз уйлап таптылар. Дин тотучылар хәлифәт төзергә тырышучылар дип гаепләнә. Гарәп илләре үзара уртак тел таба алмаганда, нинди дөнья күләмендә хәлифәт төзү турында сүз булырга мөмкин? Бу бит уйдырма. Әмма шулай булса да ФСБ аны уйлап чыгарган һәм кабарта. Бу тенденция хәзер стратегиягә дә эләккән.
Телебезне якласак, сез экстремистлар дип әйтәчәкләр
Без хәзер милли республикаларны, телебезне яклап чыгыш ясасак, милли-мәдәни автономиягә каршы чыксак, инде тотачаклар да "әһә, сез экстремистлар, сез милләтчеләр" дип әйтәчәкләр. Бу гаепләү хәзер үк бара инде. Дини экстремизм дип безнең бик күп егетләрне төрмәләргә утыртып куйдылар. Безнең система һәркемгә дә билгеле - ФСБ билгеле бер сценарий белән эш итә. Егетләргә порошок ташлыйлар. Әнә безнең Фәнзил Әхмәтшин хәзер төрмәдә утыра. Наркотикларга бернинди катнашы булмаган дин кешесен наркотикка бәйләделәр дә куйдылар", ди Колшәрипов.

Әлеге документта рус мәдәниятенә өстенлек бирелү дә, галим фикеренчә, милли мәдәниятләрне үстерүгә юл калдырмаячак. "Бу стратегия тормышка ашырыла башласа, урысның үзенә дә файдага булмаячак, ул урыс милләтенә каршы төзелгән. Ни өчен дигәндә, әгәр аны тормышка ашыра башласалар, милләтара ызгыш туачак. Ул Кавказда гына түгел, безгә дә килеп җитәчәк, якутларга да һәм башкаларга да барып җитәчәк", ди Колшәрипов.

Колшәрипов, гомумән, бу стратегиянең халыкның башын бутарга махсус аңлашылмый торган итеп язылганлыгын әйтә. Стратегияне төзүчеләрне "алар оятсызлар" дип атый. "Күпмилләтле илдә мондый стратегия тәкъдим итү өчен бөтенләй башсыз булу кирәк. Стратегия – Русиянең үз нигезенә салынган бомба", ди галим.
XS
SM
MD
LG