Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тарих институты Русиядәге татар авыллары турында басма булдырмакчы


5 апрель көнне Мәскәүнең Әсадуллаев йортында Татарстан фәннәр академиясенең тарих институты татар һәм Татарстан тарихы турында китапларны тәкъдим итте.

Чараны Татарстанның Русиядәге тулы вәкаләтле вәкиллеге оештырды.
Очрашуга тарих институты җитәкчесе Рафаил Хәкимов, аның урынбасары Радик Салихов, Алтын Урданы өйрәнү үзәге башлыгы Илнур Миргалиев, тарих һәм милли белем бирү теориясе үзәге өлкән фәнни хезмәткәре Марат Лотфуллин килгәннәр иде.

Хәкимов тарих институтының төп эш юнәлешләре турында сөйләде, җиде томлы “Татар тарихы” басмасы белән таныштырды. Ул якын арада институтның Русиядәге татар авыллары тарихын тасвирлаучы басма эшләүгә керешечәкләрен әйтте. Хезмәт биш томнан торыр дип фаразлана. Бу эшкә галимнәрдән тыш төбәкне өйрәнүчеләр һәм журналистлар да җәлеп ителәчәк.
XS
SM
MD
LG