13 июль. Финал.
Дөнья футбол беренчелегенең финалында Германия Аргентина такымын бик киеренке уенда 1-0 хисабы белән җиңде. Бербәнбер тупны төп уеннан соң өстәмә бирелгән вакытта алмашка чыгарылган 24 яшьлек Марио Герце кертте. Көньяк Америкада Европа такымнарының беренчелеккә ирешүе тарихта булмаган хәл.
12 июль. Утыз беренче көн.
Алманнарга ярымфиналда хурлыклы рәвештә оттырган бразиллар өченче урын өчен уенда да абруйларын күтәрә алмады. Нидерланд такымы үз капкаларына берне дә уздырмыйча дөнья беренчелеге хуҗаларына өч туп кертеп өченче урынны алды. 2010 елгы Дөнья футбол беренчелегеннән алар көмеш медальләр алып кайткан иде.
9 июль. Егерме сигезенче көн
Дөнья футбол беренчелегенең финал уены Германия белән Аргентина такымнары арасында узачак. Ярымфиналның төп вакытында аргентиннар да, һолландлар да туп кертә алмагач, пенальти (4-2) нәтиҗәсендә финалга Аргентина такымы чыкты. Нидерланд 12 июльдә өченче урын өчен Бразилия такымы белән уйнаячак.
8 июль. Егерме җиденче көн
Дөнья футбол беренчелеге хуҗалары беренче ярымфинал уенында бик авыр хәлгә калды. Алманнар уен башлануга ярты сәгать тула дигәндә үк бразилларга биш туп кертеп өлгерде. Уен 7-1 исәбе белән тәмамланды. Футбол дөньясын шаккатырган алманнарга каршы финалда кем чыгасы пәнҗешәмбегә каршы төндә Аргентина һәм һолландия такымнары уенында ачыкланачак.
5 һәм 6 июль. Егерме дүртенче һәм егерме бишенче көн
Чирекфиналның өченче һәм дүртенче уеннары нәтиҗәсендә ярымфиналга Аргентина һәм Нидерланд такымнары чыкты. Башта Аргентина Бельгияне (1-0) җиңде. Коста-Рика футболчылары Нидерланд белән ахыргача уйнап туп бер капкага да кермәгәннән соң, пенальтида һолландлар 4 туп кертте. Коста-Рика такымы өчне генә кертә алса да, һолландларга каршы ахыргача тору алар өчен бик зур казаныш санала.
4 һәм 5 июль. Егерме өченче һәм егерме дүртенче көн
Дүртенче июльдә узган беренче чирекфинал уенда ярымфиналга беренче булып алманнар узды. Германия такымы французлар капкасына бер туп кертеп җиңде. Казанда инде 5 июль кергәч узган икенче чирекфинал уен нәтиҗәсендә ярымфиналда алманнарга каршы Бразилия такымы уйнаячагы ачыкланды. Алар, бик зур авырлык белән булса да, Колумбия такымын 2-1 исәбе белән җиңде.
1 июль. Егерменче көн
1 июльдә узган ике 1/8 финал уенда чирекфиналның соңгы пары ачыкланды. 5 июльдә узачак чирекфиналга Аргентина белән Бельгия чыкты. Аргентина такымы Швейцарияне (1-0), Бельгия АКШны (2-1) җиңде.
30 июнь. Унтугызынчы көн
4 июльдә узачак чирек финалга 30 июньдәге 1/8 финал уеннарда Германия белән Франция чыкты. Франция Нигерияне (2-0) җиңсә, Бразилия финалында җиңүче булыр дип зур өметләр багланучы Германия Җәзаирнең каршылыгын бары өстәмә вакытта гына сындыра алды һәм 2-1 исәбе белән чирек финалга узды.