Яңа уку елы якынлашып килә. Шәһәрдә мәктәпләр һәм балалар бакчалары биналарын җәйге яллардан соң яңа уку елына кабул итү эшләре алып барыла. 107нче санлы татар балалар бакчасы матур һәм хуш исле чәчкәләргә күмелгән. Бинаның тирәсен җәйлеккә матурлау һәм балаларның иминлеген саклау, кышлыкка әзерләү эшләрен биредә югары дәрәҗәдә башкарылган. Балаларның саф һавада уйнау мәйданчыклары да уенчыклар белән тулы. Аларның һәр почмагында балаларга уйнау өчен җайланмалар урнаштырылган. “Боларны хезмәткәрләр үзләре планлаштырып, чәчәкләр утыртып, аларны карап тора”, диде бакчаның педагог вазифасын башкаручы Гөлфинә Шәехова. Нәниләр дә алар арасыннан сак кына йөри. Әлегә дәресләр юк. Сабыйлар күпчелек вакытларын саф һавада уздыра. Әмма инде яңа уку елына бакчада тулысынча әзерләр.
Бакча мөдире Бриллиант Абдрахманова татар теле укытучылары, татар балалар бакчалары җитәкчеләре һәм тәрбиячеләренең Казанда узган корылтаенда булып кайтты. Яңа уку елында үз эшләрендә куллану өчен күп мәгълүмат туплаган, коллегалары белән аралашулардан үзенчәлекле эш алымнарын өйрәнгән. Аеруча Татарстан балалар бакчаларында гамәлгә кертелгән Сингапур програмына нигезләнеп эшләргә быел ниятләре.
Корылтайда төрле балалар бакчалары, мәктәпләр белән элемтә дә булдырган. Алар чит төбәкләрдә Сингапур програмы буенча эш тәҗрибәләре белән уртаклашырга, кирәкле методик кулланмалар белән тәэмин итәргә ышандырган. Бриллиант ханым болар турында тәрбиячеләргә бәйнә-бәйнә сөйләде. Корылтайдагы сөйләшүләрдән берничә проблемага да тукталды җитәкче. Удмуртия мәгариф министрлыгында татар теле белгече хәзер юк. Шуңа да тәрбиячеләр һәм укытучыларны берләштерүче юклыгы эштә сизелә, дип билгеләп үтте Бриллиант Абрахманова. Икенчедән, укытучылар корылтаенда кабул ителгән бер маддә аны сөендергән. Бу - Татарстанда мәктәп директорлары һәм бакча мөдирләреннән торган Берлек булдыру. Берлек татар телен укыту, милли тәрбия бирү эшен алып баруда ярдәм итәчәгенә ышана бакча мөдире.
Бакчада яңа уку елына планннары да инде әзер. 107нче санлы балалар бакчасы татар тәрбиячеләре өчен метод үзәк статусын алды. Педагог Гөлфинә Шәехова сүзләренчә, татар телендә балаларны сөйләшергә өйрәтүдә методик т алымнары белән эскперименталь мәйданчыкта уртаклашырга ниятли.
Татар теле белгече Ләйсирә Йосыпова малай-кызларның сөйләм телен үстерүгә күбрәк игътибар бирергә кирәк дигән фикердә. Ләйсирә Казаннан мөдир алып кайткан китапларны балалар белән карап чыккан. Алар ике – татар һәм рус телендә нәшер ителгән. Нәниләр бик кызыксынып кабул иткән яңа китапларны. Димәк, дәресләрне мавыктыргыч итеп оештырырга мөмкин булачак.