Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар авылында яулыклы укытучылар урынын пенсиядәге урыс укытучылар ала


Азюрка мәктәбе
Азюрка мәктәбе

16 сентябрьдә Мордовиядәге татар авылы Азюрка мәктәбендә укучыларның яулык бәйләү мәсьәләсе каралачак. Яулыклы укытучыларны инде эштән китәргә мәҗбүр иткәннәр һәм алар урынына районның пенсиядәге урыс укытучылары китерелгән.

Чәршәмбе көнне Азюрка мәктәбендә узачак җыелышта Мордовия мәгариф министрлыгы, район мәгариф бүлеге вәкилләре, депутатлар, авыл халкы катнашачак. Бу хакта мәктәпнең конференция рәисе, икенче төрле әйтсәк, багучылар шурасы башлыгы Рафик Әхмәтов әйтте.

Аның әйтүенчә, җыелышта Азюрка мәктәбендә укучы мөслимәләрнең яулыкларын артка бәйләтү турында сөйләшәчәкләр.

“Хакимият шул юлны тәкъдим итә. Белмим авыл халкы моңа ризалашырмы, юкмы, билгесез. Авыл зур булгач, халыкның да бер ишесе яулыкны артка бәйләү белән килешә, икенчеләре каршы тора. Каршы булучылар "алар безне алдыйлар" дип әйтә.

Чыннан да, бүгенге көндә татар авылындагы мәктәптә 400гә якын укучы белем ала һәм бу мәсьәләдә фикерләр төрле. Әлегә кызлар яулыкларын элек ничек бәйләгән шулай йөри.

Әхмәтов сүзләренчә, яулыклы сигезләп укытучыны инде мәктәптән китәргә мәҗбүр иткәннәр.

“Аларны кумадылар. Ә техник яктан шулай китәргә мәҗбүр иттеләр. Кайберләренең сәгатьләрен кистеләр. Атнасына ике-өч сәгать өчен генә кемнең йөрисе килсен. 2-3 меңгә генә эшлиселәре килми. Алар бит 15әр мең ала иде. Шулай ук укытучыларның кайберләре читтән торып 4-5нче курста укый иде. Аларга дипломнарыгыз юк дип бәйләнделәр һәм бу яулыклы кызларга гына кагылды. Элек имеш яраган да, хәзер мондый укытучылар ярамый икән. Укытучыларны сәбәпсез кудылар дип әйтергә була. Хәзер алар өйләрендә утыра, үз авылында кугач тагын кая барсыннар инде”, ди ул.

Юрист Марат Ашимов аларны яулык сәбәпле эштән куарга хокуклары юк иде, әмма басым көчле булгач, китәргә мәҗбүр булганнар дип әйткән иде.

Хәзер балаларны укытырга Ромодановский районыннан пенсиягә чыккан урыс укытучыларын китергәннәр.

“Алар инде күптән эштән киткәннәр. Кыскасы, мәктәптә башбаштаклык”, ди Әхмәтов.

Әгәр укучыларның яулыкларын артка бәйләүгә күндерә алмасалар, мәктәпне ябу куркынычы булуы турында сүзләр әйтелсә дә, Әхмәтов моңа шикләнеп карый.

“Әйе, шулай дип безне инде икенче ел куркыталар. Әмма, күрәсең, яба алмыйлардыр. Чөнки япкан булсалар, инде күптән моны эшләрләр иде”, диде ул.

Узган уку елында ул чактагы мәктәп мөдире Равил Миняев Мордовия мәгариф министрлыгыннан мәктәпнең лицензиясен туктатып тору турында хат килүе турында әйткән иде. Соңрак әлеге мәктәпкә яңа җитәкче куелды.

Узган уку елында мәктәптәге 375 баладан 117се яулыктан йөри иде.

XS
SM
MD
LG