Accessibility links

Кайнар хәбәр

Интертат мөхәррире американ мәгълүмат чаралары тәҗрибәсен үзендә кулланмакчы


Интертат мөхәррире АКШтагы мәгълүмат чаралары тәҗрибәсен кулланмакчы
please wait

No media source currently available

0:00 0:06:52 0:00

Интертат мөхәррире АКШтагы мәгълүмат чаралары тәҗрибәсен кулланмакчы

Татмедиа карамагындагы Интертат яңалыклар порталы баш мөхәррире Илназ Фазуллин АКШның мәгълүмат чараларын өйрәнеп кайтты. Аларның кайбер эш алымнарын үзебезнең сайтта сынап карыйсы иде, ди ул.

Ноябрь башында Мәскәүнең “Анри-Медиа” оешмасы Русиядән 14 мөхәррир-журналистларны җыеп АКШка алып барган. Максатыбыз – дөньякүләм билгеле мәгълүмат чаралары белән якыннан танышу иде, ди әлеге төркемгә кергән Татарстанның Татмедиа җәмгыяте карамагындагы Интертат яңалык порталы баш мөхәррире Илназ Фазуллин. Бу сәфәр республика журналистларында да кызыксыну уятты. АКШ-Русия мөнәсәбәтләре катлаулы чор кичергәндә ничек итеп дәүләт карамагындагы мәгълүмат чарасы вәкилләре океан артына бара алды дигән сорау туды.

Илназ белдергәнчә, алар Американың “New York Times”, “Wall Street Journal”, “Bloomberg”, “Washington Post” һәм “USA Today” кебек төп мәгълүмат чараларының эшчәнлеге белән танышкан. Аның белән шул сәфәр турында сөйләштек.

–​ АКШка сәфәр кылуыгызның төп максаты һәм ул ел башыннан планлаштырылган идеме?

– Алдан планлаштырылган сәфәр түгел. Бу хакта җәй азагына билгеле булды. Оештыручысы – Мәскәүнең “Анри-Медиа” оешмасы. Татмедиа җитәкчелеге фатихасы белән мин бардым. Әлеге оешма Русия журналистлары өчен төрле илләрның мәгълүмат чаралары белән таныштыру, тәҗрибә туплау максаты белән пресс-турлар оештыра. АКШка сәфәр шуларның берсе иде.

–​ Ни өчен Америка сайланды, мәсәлән Кытай, Бразилия яки башка ил түгел?

– Америка – массакүләм мәгълүмат чаралары ягыннан иң алга киткән илләрнең берсе. Без барган Нью-Йорк һәм Вашингтон шәһәрләрендәге матбугат чаралары бай тарихлы. Нью-Йоркта “New York Times”, “Wall Street Journal”, “Bloomberg”, “Storyful” редакция агентлыкларында, CNN телеканалында булдык, Вашингтонда “Washington Post” һәм “USA Today” белән таныштык.

Америка җиренә аяк баскач беренче уй-фикерләрегез?

– Таможня үткән вакытта мине үткәрерләр микән дигән уй килде. Русиядән булу сәбәпле, шуның өстенә медиа өлкәсендә эшләүче кеше буларак, шик туды. Ләкин бар да әйбәт, барлык сорауларга җавап биреп, тикшерү озакка сузылмады. Елмаеп, ачык йөз белән каршы алдылар. Алдан виза ясату белән дә авырлыклар тумады.

–​ Америка матбугатында сүз иреге төшенчәсе ничек кабул ителә? Уйлаган һәрбер фикерне дә бастырып буламы?

– Американы демократик ил буларак кабул итәбез. Бар нәрсә дә рөхсәт ителгән. Нәрсә уйлыйсың шуны әйтәсең дип саныйбыз. Ләкин ул кадәр гадиләштерергә ярамый. Язма эчтәлегенә игътибар аеруча зур. Журналист теге яисә бу вакыйганы яктыртырга алынса, нигезле итеп, дәлилләр белән аңлатып бирергә тиеш. Бу аның максаты булып тора. Журналист язуыннан тыш, аны кече мөхәррир укый, язманы урнаштыру мәсьәләсен баш мөхәррир хәл итә. Аудиториядә журналистларга ышаныч зур. Һәр язма, һәр сюжет энәсеннән-җебенә кадәр тикшерелә.

–​ Сезнең редакциядә сүз иреге бар дип саныйсызмы? Чөнки милли хәрәкәт, инвалидлар турында яза алмыйсыз, пандуслар җитә дип яздыгыз, җитмәве турында шулай ук язмыйсыз...

– Интертатта безне кысалар, сүз иреге юк дигән фикер тумый. Без укучыларны борчыган һәм актуаль темаларны күтәрәбез. Кимчелекле якларга да игътибар итәбез. Һәрбер нәрсәгә шәхси яктан карарга кирәк. Материалларда проблемаларның тулысынча ачылып бетмәве – бу икенче мәсьәлә.

–​ Американың бер редакциясендә якынча ничә журналист эшли?

– Америкада газеталар көндәлек. Шул ук “New York Times”, “Washington Post” – барлык темаларны колачлый торган матбугат чарасы. Газеталар 60 биткә кадәр җитә, без ияләшкән дүрт-алты битле генә түгел. Әлбәттә, бездәге кебек унлап журналист кына түгел анда, бер редакциядә йөзәрләгән журналист эшли, ә бар хезмәткәрләрнең саны 1500-2000гә кадәр җитә.

–​ Кайсы матбугат чарасы сездә зур тәэсир калдырды?

– Иң беренче без барган матбугат чарасы – “Bloomberg” иде. Анда килеп керү белән оештыру системасы шаккаттырды. Техник яктан җиһазландыру дисеңме, съемка өчен махсус ясалган бүлмәләр – барысы да үрнәк, һәрбер почмакта аквариумда балыклар йөзеп йөри, чәчәкләр үсеп утыра. Шушы балыкларны тоту, карау өчен “Bloomberg” Американың иң алдынгы ширкәтләрен җәлеп итә.

–​ Иҗади процесска килгәндә, журналист эшчәнлеген күзәтә алдыгызмы? Аның әзерлеген, үз-үзен тотышын ничек бәяләдегез?

– Журналист белән турыдан-туры очрашу, кызганычка каршы, сирәк булды. Чөнки күбесе вакыйга барган урыннарда, эш белән чыгып киткән иде. Ләкин бер яңа кызыклы формат сизеп алдым. “Washington Post” газетасы журналисты, чарадан кайтуга, материал язар алдыннан вакыйга турында кыскача сөйләп видео төшерә һәм аны интернет-версиягә элеп куялар. Интертатта әлеге яңалыкны кертеп карыйсы иде.

–​ Америкада матбугат чаралары белән дәүләт нинди мөнәсәбәттә дип күрдегез, Русиядәге кебек алар бәйлеме?

– Америкада дәүләт карамагында булган матбугат чаралары юк диделәр. Без булган матбугат ширкәтләре – шәхси газета һәм каналлар, димәк бәйсез булып чыга. Ләкин бу сүзләргә ышануы авыр. Мәгълүмат чараларын контрольдә тоталар дип уйлыйм.

–​ Дөньякүләм вакыйга чыганакларын Америка редакцияләре кайдан таба?

– Күбесенең төрле илләрдә үз вәкиллекләре бар. “Washington Post”ның дөнья күләмендә тагын биш журналисты эшли дип әйттеләр, “New York Times”ның Мәскәүдә өстәмә ике хәбәрчесе бар.

–​ Америка матбугатында теманы журналист үзе сайлыймы яисә аңа мөхәррир табып бирәме? Ил президентына анда да Русия, Татарстандагы кебек игътибар күпме?

– Һәр газетаның үз юнәлеше. Һәм көнүзәк теманы редакция карамагында үзләре сайлыйлар. АКШ президенты Обамага игътибар зур дип әйтмәс идем, язалар, ләкин җәлеп итәрлек түгел. Бездә Татарстан президентына игътибар күбрәк.

–​ Америка тәҗрибәсеннән чыгып үзегездә ниләр үзгәртер идегез?

– Төрле алымнарны барладым, социаль челтәрләр аша кешеләрне җәлеп итүне кулланырбыз дип уйлыйм. Фото-видео, мультимедиалы сюжетларга күбрәк игътибар итәргә кирәк дигән нәтиҗә ясадым. CNN каналы фикеренчә, киләчәктә төп мәгълүмат чыганакларының берсе – интернет-телевидение булачак.

XS
SM
MD
LG