Хабаровски шәһәрендә мәчет төзелешенә каршы имза җыю башлаганнар. Яңа мәчет май аенда төзелә башлар дип планлаштырылган иде. Хәзерге вакытта проектны төбәк хакимияте һәм Мәскәү белән килештерү бара.
Хабаровски крае губернаторы Вячеслав Шпортка язган "Җитте мәчетләр төзергә" дигән петициядә мәчет төзелеше шәһәр һәм төбәктә җинаятьчелекне арттрачак диелгән.
"Мигрантлар тарафыннан кылына торган җинаятьләр соңгы дистә елда 10%ка арта бара. Ислам җитәкчеләренең эшен беркем контрольдә тотмый. Мәчеттә вәгазьләр аларның ана телендә алып барыла, гәрчә Русиядә урыс теле рәсми тел булса да. Хәтта кызыксынган очракта да ни хакта сүз барганын аңлап булмаячак", диелә петициядәге хатта.
Хабаровски крае мөселманнарының "Содружество" төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Хәмзә Кузнецов күптән түгел Азатлыкка инде 17 ел мәчет төзү өчен көрәшүләрен әйткән иде.
“Гәрчә инкыйлабка кадәр монда шәһәр үзәгендә мәчет булган. Барлык архив документларны күтәрдек, җитәкчелеккә күрсәттек, безне ишетәләр, ләкин берни эшләмиләр. Алар турыдан-туры кире дә какмый. "Җир бирербез, әйдәгез эзләп карыйк”, диләр. Бер җирне тәкъдим иткән идек. Инде бөтен документларны әзерләгәч, дүрт елдан соң безгә әйтәләр: “1950 елны инде ул җир саклану министрлыгына бирелгән булган икән”, дип. Шулай итеп 600 мең сум акчабыз җилгә очты”, диде ул.