Уфада “Башнефть”нең элекке җитәкчесе Урал Рәхимовның утырмасы Урыс православ чиркәвенә бирелә. Анда Уфа епархиясе урнашачак. Матбугат чараларында бина апрель аенда тапшырылачак дип хәбәр ителсә дә, чынлыкта Азатлык видеосыннан күренгәнчә, бинаның почта тартмасында инде Уфа епархиясе дип язылган. Шулай ук епархиянең рәсми интернет сәхифәсендә дә элемтәгә керү өчен Коммунистическая урамы, 2нче йорт адресы бирелгән. Ә бу нәкъ менә Башкортстанның элекке президенты Мортаза Рәхимов улы утырган бина иде.
“Коммерсант” язуынча, 200 миллион сум торган әлеге бина чиркәүнең 1917 елдан соң күргән милек зыянын каплаячак. РБК тәкъдим иткән фотолардан бина эче шактый затлы күренә. Бинаның гомум күләме - 2751,5 дүрткел метр, гараж - 186,3 дүрткел метр. Анда эш бүлмәләреннән тыш, кунак бүлмәләре, бассейн, сауна, бильярд, боулинг уйнау бүлмәсе, кинотеатр бар.
Бинаны инде 2012 елда ук “Башнефть” 160 миллион сумга сатуга да чыгарган булган. Анда сату бәясенә барлык җиһазлар, тренажерлар да кергән. “Башнефть”нең элекке җитәкчесе Урал Рәхимов хәзерге вакытта Австриядә яши. Җинаять җәнҗаллары барышында Австрия аны Русиягә бирүдән баш тартты.
Коммунистическая урамындагы бу бинаның Урыс православ чиркәве патриархы Кириллның Башкортстан сәфәренә төзекләндереләчәге хәбәр ителә. Ул сәфәр җәйгә планлаштырылган дип яза матбугат чаралары.
Федераль канун нигезендә, хакимиятләр инкыйлабка кадәр булган биналарны чиркәүгә кайтарырга тиеш. Уфа епархиясе өч бинага дәгъва итә: Тукай урамындагы сугыш ветераннары хастаханәсе бинасы, Карл Маркс урамындагы сәнәгать министрлыгы бинасы һәм Зәки Вәлиди исемендәге Башкорт дәүләт университеты биналарының берсе. Хәзер шундый зур купшы бина бирелгәч, чиркәү боларга дәгъва кылмаячак, диелә.
Билгеле булганча, элегрәк Татарстан митрополиты Феофан да Әрхәрәй консисториясе булган бинаны чиркәүгә кайтарыгыз дип Татарстан җитәкчелегенә хат язган иде.
Әрхәрәй консисториясе, ягъни митрополия идарәсе булган бинада хәзер Татарстан президенты идарәсе утыра. Шулай ук Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге Тарих институты урнашкан бина да үз вакытында консисториягә караган булган. Казан яулангач, ислам изелеп, православлар өстенлек иткәндә, 1555 елдан алып 1917 елга кадәр Казан епархиясен идарә иткән православ епископларның утырмалары Казан Кирмәнендә була.