Ярымфиналда 7 катнашучы: Эльнар Байназаров, Булат Массаров, Адилә Сафина һәм Матросов авылы, Random People, Juna, Асылташ төркемнәре.
Музыкантлар һәм төркемнәр барысы да "Дом вне времени" арт-үзәгендә сәхнә тотты. Аларны "Мин татарча сөйләшәм" активистлары, волонтерлар һәм дуслары алкышка күмде. Төркемнәр жанр ягыннан шактый үзгә. Бәйгедә катнашуның төп кысасы татарча җырлау булса да, алар татарчадан кала рус һәм инглиз телендә дә җырлады.
Оештыручылар тамашачылардан тавыш бирүне көтә. Ул онлайн рәвештә "Мин татарча сөйләшәм" төркемендә бара. Анда инде алты меңнән артык кеше тавыш биргән. Бәйге 26 мартка кадәр барачак. Финалга чыккан өч башкаручы яки төркем 26 апрельдә Бауман урамында "Мин татарча сөйләшәм" финалында сәхнә тотачак.