Украина хәрбие Надежда Савченконың 2014 елның җәендә кулга алынудан бирле барган мәхкәмә эше 22 еллык төрмә һәм 30 мең сумлык штраф карары белән тәмамланды.
Донецки мәхкәмәсе аны 2014 елда Луһански янында Русиянең ике журналисты үлеменә катнашы булуда һәм Русия чиген бозуда гаепләде. Үзе ул барлык гаепләүләрне кире какты.
Прокуратура Украина хәрбие Надежда Савченконы 23 ел төрмәгә хөкем итүне сораган иде. Адвокатлар аның иреккә чыгарылуын таләп итте.
Украина хәрбие Надежда Савченко 2014 елның җәендә Луһански өлкәсендә тоткарланды. Савченко һәм аның адвокаты журналистлар белән булган хәлгә кадәр үк аның сепаратистлар тарафыннан тоткарлануын, аннан соң Русиягә алып китүләрен белдерде.