Accessibility links

Кайнар хәбәр

Едрос буларак тәрбияләнгән Рузил Мингалимов Ходорковский ярдәме белән сайланмакчы


Рузил Мингалимов
Рузил Мингалимов

"Бердәм Русия" фиркасе әгъзасы, Чаллы Шәһәр шурасы депутаты Рузил Мингалимов Дума сайлавында Михаил Ходорсковский оештырган "Ачык Русия" иҗтимагый хәрәкәте ярдәмен файдаланырга җыена. Азатлыкка ул моның асыл сәбәпләре, оппозиция булу-булмау һәм киләчәк язмышы хакындагы сорауларга аңлатма бирде.

"Бердәм Русия"дән сайланган Чаллы шәһәр депутаты, Казан федераль университетының Чаллы бүлегендә укытучы һәм теле-радио тапшырулар үзәге мөдире Рузил Мингалимов бу көннәрдә Русия федераль мәгълүмат чаралары игътибар үзәгенә менде. 28 мартта "Ведомости" газетында аның хакында зур мәкалә чыкты. Соңрак "Дождь" телеканалы да аны студиягә чакырып сөйләтте. Сәбәбе - Рузилнең, "Бердәм Русия" фиркасе әгъзәсе була торып та, Дума сайлавына сәясәтче Михаил Ходорковский башлангычы белән оештырылган "Ачык Русия" итҗимагый оешмасы ярдәме белән чыгарга җыенуы. Заманында татар журналисты булып эшләгән Рузил Мингалимов Азатлык сорауларына җавап бирде.

"Бердәм Русия"дән кала, сайлауда катнаша алырлык "Гадел Русия", "Яблоко", ПАРНАС һәм башка бик күп сәяси көчләр һәм проектлар бар. Нигә сез "Ачык Русия"не сайладыгыз?

– Бу иҗтимагый оешма, алар Русия Думасына сәясәт белгечләрен тупларга, команданы җыярга ярдәм итәбез, материаллар әзерләү белән дә булышабыз дип әйттеләр.

Димәк, сез сайлауга оппозиция вәкиле булып барырга җыенасыз, шулаймы?

– Юк, алар үзләрен оппозиция дип куймый, мин дә үземне оппозиция дип санамыйм. "Бердәм Русия"нең моңа карата карашын белмибез әлегә. Минемчә, монда акка һәм карага бүлеп карарга ярамый. Заманында мин республиканың "Кадрлар резервы"нда катнаштым, "Ачык Русия"не дә шундый ук проект дип күз алдына китерәм.

Сез "Бердәм Русия"дән чыгарга җыенмыйсыз, алайса?

– Юк, мин "Бердәм Русия" белән праймеризга чыгу турында сөйләшеп карадым, алар "Бердәм Русия"дән Әлфия Кагогина" бара дип әйттеләр. Әгәр алар мине калдырабыз дисәләр, мин "Ачык Русия" белән сөйләштем, алар "монда бернинди куркыныч нәрсә дә юк" дип әйттеләр. Без бит бер-беребезне капма-каршы куймыйбыз. Без бергәләшеп булачак сайлауны ачык һәм кешегә аңлаешлы итеп үткәрергә тиешбез.

Дума сайлавына бер мандатлы бүлгедә хәзерге Дума депутаты һәм хакимиятләр тарафыннан якланган Әлфия Кагогинага көндәш булачаксыз, аны җиңә алачаксызмы? Сәясәт белгечләре сезнең шансларыгыз бик түбән дип әйтә бит.

– Минемчә, шанслар һәрвакыт бар.

Дума сайлавына чыккан очракта, безнең укучыларны сезнең милли мәсьәләгә карашыгыз кызыксындыра. Сез хәзерге вакытта Чаллы шәһәр депутаты, кулыгызда төрле инструментлар бар, сезне Татарстанда икенче дәүләт теленең торышы канәгатьләндерәме?

– Хәзерге вакытта Татарстан Конститциясендә ике дәүләт теле турында язылганнар тулысынча үтәлми. Әгәр без авылдан чыккан яшьләрнең Татарстанда, Чаллыда калуын телибез икән, мәгариф системын үзгәртергә, мәсәлән Казан университетында БДИны татарча бирдерергә кирәк. Татар теле кулланышы мәсьәләсендә чишелмәгән сораулар күп.

Сезне моннан соң Чаллыда партиядән чыгарырлар, эштән куарлар, көн күрсәтмәсләр дип курыкмыйсызмы?

– Татарда шундый әйтем бар бит. Ятып калганчы, атып кал! Юк, мин курыкмыйм. Сәясәт эшкә тәэсир имтәскә тиеш.

"Бердәм Русия"дән күңелегез кайттымы әллә?

– Юк, куңелем кайтмады. "Ачык Русия" булышам дигәндә, нигә мин бу мөмкинлектән файдаланмаска тиеш? "Бердәм Русия"дән сайлауга чыгарам дигән кеше юк бит әле.

Әгәр "Бердәм Русия" җитәкчелеге кире уйлап, сезне, мәсәлән, праймеризга катнаштырабыз, фирка исемлегенә кертәбез дип әйтсә, киләчәк Дума сайлавына хакимият фиркасе исеменнән барыр идегезме?

– Мин монда бернинди каршылык күрмим. Моны "Ачык Русия" белән уртага салып сөйләшер идек. Монда бернинди куркыныч әйбер юк.

"Ачык Русия" оешмасына нигез салган сәясәтче Михаил Ходорковский белән "Бердәм Русия" карашлары арасында каршылык бик зур. Ул Русия оппозициясендә әйдәп баручы шәхесләрнең берсе.

– "Ачык Русия" фирка түгел, бу белем бирү проекты, алар үзләрен оппозиция дип санамый. Минемчә, аларның максаты төбәк сайлауларында альтернатива булдыру. Ә бүгенге Русиядә намзәтләр арасында альтернатива әллә ни юк.

ПАРНАС, Яблоко һәм башка фиркаләр бар, алар сезгә ошамыймы?

– Мин бер вариантны күз алдында тотам. Әгәр "Бердәм Русия" мине фиркадан чыгарса, мин ПАРНАС яки Либертариан фиркасе исемлеге белән сайлауда катнашып булыр дип уйлыйм.

Рузил Мингалимов(у)
Рузил Мингалимов(у)

"Бердәм Русия" фиркасенең Чаллы бүлеге әлегә күпсанлы хәбәрчеләр мөрәҗәгатьләрен киреп кагып, Мингалимов гамәленә аңлатма бирүдән баш тарта.

"Ачык Русия" рәсми интернет сәхифәсендә язылганча, ул Михаил Ходорковский тәкъдиме белән оештырылган кеше хокукларын яклаучы, гадел сайлаулар һәм хакимиятләрнең алышуын таләп итүче кешеләрне кабул итүче челтәргәде иҗтимагый хәрәкәт.

Әлеге хәрәкәтнең махсус проекты сайлауларны күзәтүне оештыру һәм демократик коалиция намзәтләренә ярдәм итү диелә.

Михаил Ходорковский: "Ачык Русия" сәяси фирка түгел – без үз намзәтләребезне чыгармаячакбыз. Әмма бу әле без мөһим сайлау процессларында катнашмыйбыз дигәннне аңлатмый" дигән иде.

Ходорковский беренче эш юнәлеше итеп сайлауларны күзәтүчеләрне туплауны һәм өйрәтүне атаса, икенче юнәлешең намзәтләргә оештыру, интеллектуаль һәм финанс ягыннан ярдәме булачагын әйтте.

Моннан тыш "Ачык Русия" кеше хокукларын, сәяси тоткыннарны яклау, ватандашлар җәмгыятен төзү юнәлешләрендә дә эш алып бара. Әлеге хәрәкәт Рәфис Кашапов, Ильдар Дадинны һәм башка бик күп сәяси тоткыннарны, активистлар турында мәгълүмат тарата, проектның белгечләре арасында "Агора" хокук яклау оешмасы җитәкчесе Павел Чиков кебек абруйлы шәхесләр дә бар.

XS
SM
MD
LG