Accessibility links

Кайнар хәбәр

Журналистика остазы Флорид Әгъзамовка шәкертләре хаталы истәлек тактасы куйды


Журналистика остазы Флорид Әгъзамовка шәкертләре хаталы истәлек тактасы куйды
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:20 0:00

Журналистика остазы Флорид Әгъзамовка шәкертләре хаталы истәлек тактасын куйды

19 май Казанның Чистай урамында татар журналистикасы бүлеге атасы Флорид Әгъзамовка истәлек тактасы ачылды. “Әлеге элмә тактаны булдыруда дәүләт акчасы кулланылмады, бары тик шәкертләре – мөхәррир-журналистлар катнашты”, диде Татарстан журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова. Истәлек тактасында хата барлыгына тантанада беркем игътибар бирмәде.

19 май - Татарстан матбугаты көнендә республика журналистларының яраткан укытучысы, журналист, педагог, 30 елдан артык Казан университетында журналистика бүлеген җитәкләгән Флорид Әгъзамовка истәлек тактасы булдырылды. Элмә тактаны ул яшәгән Чистай урамы дүртенче йорт диварына элделәр. Тантанага аның укучылары, билгеле журналистлар, мөхәррирләр һәм журфак укытучылары килгән иде.

“Флорид Әхмәт улы искиткеч остаз иде. Һәм без моны тактада чагылдырырга тырыштык”, дип сүз башлады Римма Ратникова. Аның әйтүенчә, такта булдыру инициативасы белән беренчеләрдән булып Флорид әфәнденең гаиләсе – улы Азамат һәм килене Елена мөрәҗәгать иткән. Алар да бу тантанада катнашты.

“Монда бернинди дәүләт акчасы да, иганәчеләр акчасы да кулланылмады. Без журналистлар халкы белән бергә бу тактаны үзебез ясарга булдык. Редакцияләр, мөхәррир-журналистлар нык катнашты, җитмәгән акчаны иганәчеләр бирде, ләкин алар да үзебезнең кешеләр”, диде Татарстан журналистлар берлеге рәисе, Татарстан Дәүләт шурасы рәисе урынбасары.

Тактаны булдыру җиңел булмаган. Архивларда документлар җыю, экспертларга Флорид Әгъзамовның чыннан да бөек шәхес булуын дәлилләүгә шактый вакыт киткән. Киләчәктә һәйкәл кую идеясе юкмы, дигән сорауга Римма Ратникова: “Бу сорауны бирмәгез дә, бусын ерып чыгуы да авыр булды безгә”, дип җавап кайтарды камерага карамыйча.

Флорид Әгъзамов исемен мәңгеләштерүдә Казан администрациясе дә катнашкан. Шәһәрнең Киров һәм Мәскәү районы башлыгы урынбасары Наил Миңвәлиев сүзләренчә, алар үз җирлекләрендә шундый олуг шәхесләр яшәве белән горурлана. “Бу безнең балаларны тәрбияләүдә дә мөһим, бездә шундый кешеләр яшәгән, иҗат иткәнне белү кирәк”, диде ул.

КФУның татар журналистикасы кафедрасы җитәкчесе Васил Гарифуллин такта ачуны шулай ук Флорид әфәнде шәкертләренең инициативасы булуын кабатлап, бу эшне теләп башкаруларын әйтте.

“Шәкертләренең өлеше керсен өчен без махсус шундый акция оештырдык. Һәр кеше үз мөмкинлегенә карап ярдәм итте: кемдер бик аз сумма кертте, кемдер күбрәк салды. Ләкин һәрберсе аны тоя”, ди ул. Васил Гарифуллин фикеренчә, тактаның кыйммәте дә шунда: ул халык тарафыннан куелган.

Җанлы, матур чара үтте дигәндә Флорид аганың элмә тактасындагы татарча текстында хата барлыгы ачыкланды. Әмма моңа тантанада берәү дә игътибар итмәде яки теләмәде, чөнки бөтенесе бер-берсен белә, беркемнең дә “ашка төшкән таракан” буласы килмәде. Истәлек тактасында “Бу йортта 1989-2005 елларда куренекле галим, педагог һәм журналист Флорит Имамәхмәт улы Әгъзамов яшәде” дигән җөмләдә “күренекле” һәм “Флорид” сүзләре хаталы язылган иде.

XS
SM
MD
LG