Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Бәллүр каләм" бәйгесендә "Туган тел" бүләге кагыйдәне бозып тапшырылды


"Бельгиянең урыс телле оешмалар федерациясе" сайты
"Бельгиянең урыс телле оешмалар федерациясе" сайты

"Бәллүр каләм" бәйгесен йомгаклау тантанасында "Туган тел" бүләге "Бельгиянең урыс телле оешмалар федерациясе" сайтына мәкаләләр язучы Лилия Вәлиевага бирелде.

19 апрель Татарстан матбугаты көне уңаеннан "Бәллүр каләм" бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы үтте. "Туган тел" номинациясендә "Бельгиянең урыс телле оешмалар федерациясе" сайтына мәкаләләр язучы Лилия Вәлиева җиңүче дип белдерелде һәм аңа бүләк тапшырылды.

"Бәллүр каләм" кагыйдәнамәсендә акка кара белән "Туган тел" номинациясендә Татарстаннан читтә татар телендә чыгучы редакцияләр һәм журналистлар катнаша дип язылган. Бу кагыйдәләрне Татарстан журналистлар берлеге рәисәсе Римма Ратникова һәм "Татмедиа" агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов имзалаган.

Римма Ратникова
Римма Ратникова

Ратникова: "Бу шәхесне Дөнья татар конгрессы тәкъдим итте. Алар барыбер милләтне яклап чыгучы чит илләрдәге татарлар турында язалар бит. Минем башка комментарым юк", диде.

"Туган тел" бүләге 1998 елдан бирле үткәрелеп килгән "Бәллүр каләм"дә нәкъ Татарстаннан читтә татар телен үстерү, аны саклау һәм ана теле канаты астында милләтәшләрне берләштерү өчен булдырылган иде. Моңа кадәр бу эшкә көч куйган медиа, журналистлар бүләкләнеп килде. Инде быел, татар телен санга сукмыйча, бу бүләкнең урыс телле сайт вәкиленә бирелүе алга таба урыс теле һәм урыс оешмалары аша гына татарлыкны саклау булачакмыни дигән сорау да тудыра.

Азатлык "Татмедиа" җитәкчесе Айрат Зариповтан нигә кагыйдә бозыла дип сорамакчы иде, әмма ул телефонын алмады.

Илшат Әминов
Илшат Әминов

"Бәллүр каләм" бәйгесе жюриенең рәисе Илшат Әминов бәйге кагыйдәләрендә анык кына ни язылганын белми, урысча язса да Вәлиева бу бүләккә лаек дип саный.

"Ул татар дөньясы өчен күп эшли, күп мәгълүмат бирә, шуңа күрә бу бүләккә лаеклы булды дип саныйм. Жюри шулай сайлады. Иң беренче чиратта, татар дөньясы өчен күп эшләгән кеше булырга тиеш. Кагыйдәнамә – ул Конституция түгел, монда бернинди дә каршылык юк, без аны лаек дип санадык", ди Әминов.

Разил Вәлиев (с) Лилия Вәлиевага бүләк тапшыргач
Разил Вәлиев (с) Лилия Вәлиевага бүләк тапшыргач

Вәлиевага "Туган тел" бүләген Татарстан Дәүләт шурасының фән, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев тапшырды. Разил әфәнде сәхнәгә чыккач кына үз кулыннан "Туган тел" өчен бүләкнең чит илдә урыс телле оешмада эшләүчегә бирелүен аңлаган.

"Ни кызганыч, мин сәхнәгә чыкканда бу бүләкнең кемгә биреләсен белми идем. Конверт ачкач кына билгеле булды ул һәм үзем дә аптырап калдым. Миндә урыс телен пропагандалаганы өчен туган тел бүләге тапшырабызмыни дигән сорау туды. Бу сайт туган телдә (татарча) чыкмый икән, бу җиңү әлеге номинациягә туры килми", ди Вәлиев.

XS
SM
MD
LG