Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сара Садыйкова


Сара Садыйкова (1906-1986)
Сара Садыйкова (1906-1986)

Сара Гариф кызы Садыйкова – бөек татар композиторы. Татарстан АССРның атказанган (1939) һәм халык (1976) артисты. РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1984). Тукай бүләге иясе (1990). 1982 елдан ССРБ композиторлар берлеге, 1944 елдан КПСС әгъзасы.

Сара Садыйкова 1906 елның 1 ноябрендә Казан шәһәрендә туа. Шул заманның данлыклы кызлар гимназиясе – Фатыйха Аитова мәктәбендә белем ала. Аны тәмамлагач ул Казан педагогика техникумында укый. Техникумда җыр дәресләре алып барган остазы – татар халкының беренче композиторы С.Габәши Сараны хорда җырларга чакыра. 1921 елда Сара Садыйкова "Бүз егет" драмасында беренче тапкыр сәхнәгә чыгып, җырлап уйнала торган Сәхибҗамал ролен башкара (афишада Сара Донская фамилиясе белән күрсәтелгән була). 1922 елда Сара Садыйкова П.И. Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясендә (проф. М.Г. Цебушенко классы) укый. Мәскәү татар театрында төп рольләрдә уйный: Фәридә ("Кандыр буе"), Мәйсәрә ("Зәңгәр шәл"), Зәйнәп ("Оргнизатор"), Асия ("Аршин мал алан"), Галиябану ("Галиябану"). Шунда булачак ире – Газиз Айдарский белән танышып, 1924 елның сентябрендә гаилә коралар. Мәскәү консерваториясен уңышлы тәмамлап Казанга кайта, беренче татар опералары "Сания" һәм "Эшче"дә төп партияләрне башкара, монда аның җырчы (лирик колоратуралы сопрано) буларак гаҗәеп таланты ачыла.

Утызынчы елларда Сара Садыйкова Татар академия театры спектакльләрендә Салих Сәйдәшевның бик күп музыкаль әсәрләрен башкара, җырлап башкарыла торган күп кенә образлар тудыра: Зифабану ("Ил", Кәрим Тинчурин), Фәридә ("Кандыр буе", Кәрим Тинчурин).

1934–1938 елларда Сара Садыйкова Мәскәү консерваториясе каршындагы Татар опера студиясендә укый, аны тәмамлагач, яңа оешкан Татар дәүләт опера һәм балет театрының беренче солистлары арасында була. Опера театры сәхнәсендә күп кенә онытылмас образлар иҗат итә: Нәҗип Җиһановның "Качкын" һәм "Илдар" операларында Рәйханә, Саҗидә, Җәүдәт Фәйзинең "Башмагым" музыкаль комедиясендә Сәрвәр, Мансур Мозаффаровның "Галиябану" операсында – Галиябану, Г. Хаҗибәковның "Аршин мал алан"ында – Асия һәм башкалар.

Сара Садыйкова – Татарстанда беренче хатын-кыз композитор. Салих Сәйдәшев аның үзенә көйләр язып карарга киңәш бирә. Ул 1942 елда Ә.Ерикәй сүзләренә "Көтәм сине" тангосын язуы белән композитор буларак эшен башлап җибәрә. Үзенең иҗат гомерендә ул 550гә якын җыр, 30дан артык спектакльгә ("Ак калфак", Мирхәйдәр Фәйзи, "Баҗалар", "Туй узгач", "Әнә килә автомобиль", "Күк капусы ачылса", "Зәйтүн гөл", "Сөймим дисәң дә", "Кияүләр", "Мәхәбәт җыры", "Кара йөзләр", "Шомырт чәчәк атканда", "Бөркетләр кыяга оялый", "Бер картлыкта, бер яшьлектә", "Яшел сумка", "Энҗеле калфак" һ.б.) музыка, инструменталь әсәрләр яза, ике музыкаль комедия иҗат итә. Аның әсәрләре халык арасында киң популярлык казана һәм татар музыкасының алтын фондына керә.

Сара Садыйкова 1986 елның 7 июнендә вафат була.

Чыганак: Википедия

XS
SM
MD
LG