Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рөстәм Батров: "Шамаилләр – татар халкын саклаучы мөһим корал"


Рөстәм Батров: "Шамаилләр – татар халкын саклаучы мөһим корал"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:08 0:00

Рөстәм Батров: "Шамаилләр – татар халкын саклаучы мөһим корал"

24 июнь Казан кирмәнендәге Ислам мәдәнияте музеенда “Минем гаиләмнең шамаиле” II Бөтенрусия сәнгать конкурсы күргәзмәсе ачылды. Татарстан мөфтие урынбасары, проект җитәкчесе Рөстәм хәзрәт Батров сүзләренчә, быелгы бәйге өчен махсус әсәрләр дә иҗат ителгән. “Шамаилләр татар халкын саклаучы мөһим корал”, ди ул.

Әлеге күргәзмәдә татар халкының иске һәм шул вакытта заманча ясалган шамаилләре җыелган иде. Проект җитәкчесе, Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров белдергәнчә, шәмаил – ул безнең халкыбызның бер өлеше. Аның сүзләренчә, милли-дини үзенчәлекне, ислам динен алга сөрүче проект күпләрдә зур кызыксыну уяткан.

“Безнең халкыбызга хас булган бер техника төре бу. Хәзер аны кулланып, дөньяви сурәтләр ясыйлар. Бу техниканы поп-арт кебек яңа жанрларда да күрергә мөмкин”, дип белдерде “Минем гаиләмнең шәмаиле” конкурсы җитәкчесе.

Шамаилләр конкурсы күргәзмәсенең тантаналы ачылышына килгән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да шамаилләрнең татарлар өчен кирәклеген һәм мөһимлеген ассызыклады. Шамаил – ул безнең гореф-гадәтләребезнең бер өлеше, диде ул.

Бу чараны оештыручылар шамаилнең татар халкын саклаучы мөһим корал булуы да әйтте. “Әгәр өйдә бала татар шамаиленә карап үссә, балачактан ук аның башына, йөрәгенә татарның борынгы язу-рәсемнәре (архетиплары) керә. Шамаилләр татар халкын саклаучы мөһим корал”, ди Рөстәм Батров.

II Бөтенрусия сәнгать конкурсына 120 катнашучыдан 200 эш кабул ителгән. Казан, Уфа, Мәскәү, Владимир, Ижау, Петербур шәһәрләреннән эшләр бар иде. Шамаилләрдән күргәзмәләр Ислам мәдәнияте музеенда һәм “Эрмитаж-Казан” үзәгендә урнаштырылган.

Билгеле шамаилче-рәссам Нәҗип Нәккаш шамаил язуны үстерүдә Казан федераль университеты зур өлеш кертә дип саный. Ул үзе университетта дизайн һәм татар сәнгате бүлеге белән ике тапкыр мастер-класс үткәргән. Нәҗип әфәнде беренче һәм өченче курс студентларына пыялага ясау нечкәлекләрен өйрәткән. Шулай ук хәзерге заман технологияләре, компьютер кулланып шамаилләр ясау серләренә дә төшендергән.

Шушы күргәзмә кысаларында “Шамаил сәнгате үсешенең актуаль юнәлешләре” дигән мастер-класслар да үткәреләчәк. “Минем гаиләмнең шәмаиле” конкурсының быелгы җиңүчеләре Ураза гаетеннән соң хәбәр ителәчәк.

XS
SM
MD
LG