27 июль Киевта Русия илчелеге янында Кырымда Эрвин Ибрагимовның урлануын искә төшерү чарасы үтә. "Без оккупацияләнгән Кырымда көч кулланып кешеләр югалуны онытмаска чакырабыз, ә Русия хакимиятләре кичекмичә Эрвин Ибрагимов һәм башка югалганнарның кайда булуын белү өчен чара күрергә тиеш", дип белдерә оештыручылар Фейсбукта.
Бу чараны Крым SOS, Кырымтатар Мәҗлесе һәм Русиядә элек сәяси тоткын булган кырымлы Геннадий Афансьев үткәрә.
Ибрагимовның Бакчарасайда урлануы турында 2016 елның 24 маенда хәбәр ителде. Русия тикшерү комитеты тикшерү башланганын да белдерде. Туганнары Ибрагимовны кайтарган өчен 1 миллион сум акча да вәгъдә итте.
Мәскәү контролендәге прокурор Наталья Поклонская Ибрагимовны урлауның өч сәбәбе булырга мөмкин дип белдерде. Түләп алу өчен урлау; Ибраһимовның коммерциясе өчен һәм хокук саклау оешмаларына яла ягып, Кырымдагы вазгыятьне тотрыксызландыру өчен.
Русия Кырымны аннексияләгәч ярымутрауда кырымтатарлар югалу артты. Русия контролендәге Кырым тикшерү комитеты шул ук вакытта "ярымутрауда кырымтатарларның күпләп югалуы юк", дип белдерә.