Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казакъстан татары Гүзәл Манюрова Олимпиадада көмеш медаль яулады


Гүзәл Манюрова
Гүзәл Манюрова

Рио уеннарында хатын-кызлар көрәшендә 75 килограммга кадәр авырлыкта Гүзәл Манюрова икенче булды.

Бразилиядә барган Олимпия уеннарында Казакъстан исеменнән чыгыш ясаган 38 яшьлек Гүзәл Манюрова көмеш медаль яулады. Манюрова хатын-кызлар көрәшендә 75 килограммга кадәр авырлыкта икенче булды. Финалда аны Канада көрәшчесе 27 яшьлек Эрика Уибе җиңде.

Олимпиададагы беренче көрәштә Манюрова 22 яшьлек маҗарстанлы Жанет Неметны 12:2 исәп белән вакытыннан алда җиңү яулаган иде. Чирек финалда Гүзәл Камерун спортчысы Аннабель Алины (8:6), ә ярымфиналда 29 яшьлек русияле Екатерина Букинаны җиңде.

Гүзәл Таһир кызы Манюрова 1978 елда Мордовиянең Саранск шәһәрендә туган. 2010 елга кадәр Русия өчен чыгыш ясаган. Моңа кадәр Афинда узган Олимпия уеннарында (2004) көмеш, Лондон Олимпиадасында (2012) бронза медаль яулаган булган.

Моңа кадәр татар спортчылары арасында Рио уеннарында Үзбәкстаннан чыгыш ясаган Руслан Нуретдинов авыр атлетикада беренче урын яулады, гимнастика ярышында Русиядән Алия Мостафина да алтын медаль алды. Башкортстаннан татар егетләре Тимур Сафин белән Артур Әхмәтхуҗин да Русиягә алтын медаль китерде.

Олимпия уеннары 21 август тәмамлана.

XS
SM
MD
LG