КПРФ Казанда җәмәгать транспортларында сайлауга үгетләү кәгазьләрен элү өчен рөхсәт ала алмауга зарлана. Шул ук вакытта, әлеге автобусларда "Бердәм Русия" фиркасенең үгетләү кәгазьләре булуга мисаллар да китерә.
Бу "Русия Дәүләт Думасына депутатлар сайлау" канунының 68нче маддәсен бозу, ди Думага намзәт Артем Прокофьев.
КПРФтан Думага намзәт Хафиз Миргалимов белән Артем Прокофьев 1 сентябрьдән Казандагы йортларның лифтларына үгетләү кәгазьләре эләргә теләгән, әмма аларның бу үтенече канәгатьләндерелмәгән. Əлеге ике очрак нигезендә КПРФ Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенә мөрәҗәгать иткәннән соң, комиссия рәисе Əкъзам Гобәйдуллин аңлатма бирүне сорап Казан башкарма хакимиятенә рәсми хат юллады. Җавап әлегә килмәгән.
"Зиратта каберләр арасында гына үгетләргә кала"
"Яблоко" фиркасенең Татарстан бүлеге рәисе, Русия Думасына депутатлыкка намзәт Руслан Зиннәтуллин Казан хакимиятенең сайлау кампаниясендә махсус киртәләр тудыруын белдерде.
Берничә тапкыр мөрәҗәгать итүләренә карамастан, түрәләр шәһәр үзәгендә үгетләү эшен алып барырга рөхсәт бирмәгән. Хәзер Зиннәтуллин Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенә, Татарстан прокуратурасына шикаять юллаган.
Руслан Зиннәтуллин белән Казан хакимияте арасында низаг "Яблоко" фиркасенең шәһәр үзәгендә шакмак куеп үгетләү кәгазьләре таратуга рөхсәт соравыннан соң башлана. Алар түрәләрдән Гумилев һәйкәле каршындагы мәйданны, җир асты кичүен һәм Бауман урамын сорый, әмма җавап уңай булмый.
"Безгә Казан хакимиятендә әлеге урыннарның буш булмавын, шуңа рөхсәт бирә алмауларын белдерделәр. Соңрак без Бауман урамында һәр 50 метр саен берничә мәйданны күрсәтеп урын сорадык. Алар да буш түгел диделәр. ПАРНАС фиркасеннән Дума сайлавында катнашучы кандидат Илья Новиков 28 урында рөхсәт сораган. Аңа берсен дә бирмәгәннәр", дип сөйләде Зиннәтуллин Азатлыкка.
Аның фикеренчә, түрәләр шәһәр үзәгендә кеше аз йөри торган урыннарга гына рөхсәт бирә. Тинчурин паркы, Филармония каршындагы парк, Татарстан урамының 52нче йорты янын бирмәкче булганнар. Шулай да Мәскәү базары янында "Яблоко" үгетләүгә рөхсәт ала алган.
"Хәзер Колхоз базарында рөхсәт бирмәкчеләр анысы. Ə менә Бауман урамында безгә үгетләү эшен алып бару катгый рәвештә тыелган", ди ул.
Казан хакимиятенең "Яблоко" сораган урыннарда алдан планлаштырылган чаралар булачак дип белдерүен Зиннәтуллин гади сылтау гына ди. Хакимиятләр ике фиркане чәкештерү ысулын да уйлап тапкан. "Яблоко" белән ПАРНАСка берьюлы бер урында үгетләү эшен алып барырга рөхсәт биргәннәр.
Казанда гына түгел, Әлмәттә дә "Яблоко"га кыенлыклар тудырыла. Нефтьчеләр башкаласы хакимияте дә Казан түрәләре ысулын кулланып эш итә башлаган.
"Шәһәр үзәгендә без теләгән урында бары тик 2 көнгә генә рөхсәт бирделәр. Башка көннәрдә ризалык булмады. Әлмәттә дә безгә кеше аз йөри торган урыннарны тәкъдим итәләр. Мәсәлән, соңгы тапкыр бирелгән мәйданда сәхнә коручы эшчеләрдән кала беркем дә юк иде. Алга таба Казан һәм Әлмәт түрәләре безгә зиратка барып мәетләр арасында гына үгетләү эшен алып барырга тәкъдим итәрләр дип көтәбез", ди Зиннәтуллин.
Хәзер "Яблоко" фиркасе Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенә һәм Татарстан прокуратурасына шикаять юллаган. "Без хокукларыбыз кысыла дип саныйбыз. Чөнки кайда үгетләү эшен алып баруны без үзебез хәл итәргә тиеш. "Яблоко" рөхсәт сораган урыннарда беркем дә юк. Ә безгә тәкъдим ителгән мәйданнарда "Бердәм Русия" фиркасе тора. Без иртәнге 10нан кичке 8гә кадәрге вакыт аралыгын сорадык. Шуның арасыннан аерым буш вакыт таба алырлар иде. Казан хакимияте оппозициягә каршы махсус киртәләр тудыра, үгетләү эшен алып барырга рөхсәт бирми", дип сөйләде "Яблоко" фиркасенең Татарстан бүлеге рәисе Руслан Зиннәтуллин.
"Полиция машиналары намзәтләргә ияреп йөри"
Ходорковскийга бәйле "Ачык Русия" хәрәкәте ярдәме белән сайлауга чыккан намзәтләр Илья Новиков һәм Рузил Мингалимов административ басымга, хакимиятләрнең чамадан тыш игътибарына һәм аерым тарафларның киртә коруына зарлана.
Бу көннәрдә "Ачык Русия" намзәтләре үзләренең сайлау бүлгеләренә кергән районнарда сайлаучылар белән очрашырга тырышып йөри. Курыкмыйча оппозиция намзәте янына килеп моң-зарларны сөйләүчеләрне дә табу авыр һәм хакимият вәкилләре дә арттан машиналарда йөри дип әйтә намзәтләр.
5 сентябрдә Новиков тарафдарлары Кукмарага килеп, сайлаучылар белән очрашулар оештырып йөргән. Район хакимиятләре, җирле сайлау комиссиясе һәм Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы идарәсе сайлаучылар белән очрашулар үткәрү кануни түгел дип дәгъвә белдергән һәм аңлатмалар бирүне таләп иткән. Бу хакта Азатлыкка Новиковның сайлау штабы башлыгы Дарья Кулакова белдерде.
Район хакимияте вәкилләре сайлаучылар белән очрашуны килештерү кирәк дигән. Җирле сайлау комиссиясе билгеләгән урыннарда гына очрашулар үтәргә тиеш дип кисәткән. Полиция намзәт тараткан өндәү материаллары, канун таләп иткәнчә, сайлау комиссияләре белән килештерелмәгән дип шикләнгән.
Новиков вәкиле әйтүенә караганда, Кукмара үзәгендә сайлаучылар белән очрашулар үткәреп бетергәнче полиция машинасы аларга ияреп йөргән. Аннан соң намзәт вәкилләре Эчке эшләр министрлыгының Кукмара район бүлегәнә килеп, язмача аңлатма биреп китәргә мәҗбүр булган.
Азатлык Кукмарадагы полиция вәкилләре белән элемтәгә керде. Полиция башлыгы урынбасары Ленар Закиров намзәт Илья Новиковның Кукмарага килүен һәм аннан аңлатмалар сораганнарын раслады, әмма артларыннан полиция машинасы ияреп йөрүне кире какты.
Кулакова Кукмарада белдерелгән дәгъваларның канунсыз булуын әйтә. Намзәтнең килештермичә очрашулар үткәрүен дә, сайлау комиссиясе күрсәткән урында гына түгел, ә халык яшәгән йортларның ишегалдында, урамда очрашуларны да кануннар рөхсәт итә дип белдерә ул.
Бөтен өндәү материаллары да бүлге сайлау комиссиясе белән килешетерелгән, шулай итеп полициянең шикләнүләре дә нигезсез иде, ди Кулакова.
Гомумән алганда, районнар буйлап йөргәндә халыкның бик каты куркуда яшәгәннен аңладык, ди оппозициядәге намзәт вәкилләре.
"Мамадышта бер ханым Новиков белән балконнан гына сөйләште, өеннән чыгарга курыкты. Кызымны эштән куачаклар, диде. Шулай сөйләштеләр: сайлаучы 4 каттан кычкыра, намзәт Новиков астан җавап бирә", ди Кулакова.
Аның сүзләренчә, сайлаучылар белән очрашулар оештыруга да киртәләр коралар. "Берәр районда, алдан килешкәнчә, ишегалдына киләбез, бер кеше дә күренми. Намзәт килүгә ярты сәгать кала, бөтен кешене бәрәңге алырга алып киткән булалар, мондый хәлләр еш кабатланды," дип сөйләде ул.
Новиков әйтүенчә, басымннан куркымыйча очрашуга килгән сайлаучылар күбесенчә пенсионерлар, авыл җирендә фельдшер булмау, юлсызлык, хезмәт хакларының азлыгына, эшсезлеккә зарланар.
Идел буе сайлау бүлгесеннән баручы Илья Новиков үзләренең "Татарстан командасы" дигән сайтында сайлау кампаниясендә киртәләр кору мисалларын китерә. Анда ул урамнардагы зур элмә такталарга рекламнарны элә алмыйбыз, ширкәтләр үтенечне кире кага ди. Мәгълүмати бюллетеньнәрен дә Казандагы нәшриятләр бастырмаган. "Ачык Русия" вәкилләре өндәү материалларын Киров шәһәрендә бастырып кайткан.
Новиковның сайлау штабы башлыгы әйтүенчә, моңа кадәр бер тоткарлыксыз эшләгән таныш нәшриятта кинәт җиһазлар ватылуын хәбәр иткәннәр. Икенче бер нәшриятта бәяләрне өч тапкыр күтәргәннәр. "Идел-пресс" мөрәҗәгать иткәч тә ризалаша, аннары телефонны алмыйча, вакыт сузып, "эш көне бетте" дип кире кага.
Новиков "Татарстан командасы" дигән сайтта хәбәр иткәнчә, намзәткә Казан шәһәр башкарма комитетында да кыенлыклар тудыралар. Сайлау өндәмәләре ябыштырылган рекламнарын шәһәр үзәгендә урын алынган дип кеше йорми торган урамнарга куярга кушканнар. "Безнең шакмакны инде "Яблоко" фиркасенә биргән урынга куярга рөхсәт бирәләр, ди Новиков.
Сайлауга "Ачык Русия"дән Чаллы бүлгесендә намзәт булып чыккан Рузил Мингалимов та райондагы очрашулар вакытында гел полиция яки башка үзләрен танытмый торган хакимият вәкилләренең чамадан тыш игътибар бирүен, намзәт машинасын озатып йөрүләрен Азатлыкка хәбәр итте.
Намзәт очрашуга чакырган игъланнарны ертып ташлауга да, урамнарга шакмак урнаштыру урынын килештерү мәсьәләсендә дә гел кыенлыклар тууга зарлана. Даими рәвештә прокуратура һәм полиция белән аралашып торырга туры килә, дип сөйли Мингалимов.
Шул ук вакытта Татарстанда һәр авыл, калада "Бердәм Русия"нең бөтен чараларына да юл ачык. "Бердәм Русия" фиркасенең республикадагы бүлеге халыкны Русия Думасына булачак сайлауда үз намзәтләренә тавыш бирдерер өчен "Татарстан командасы" төркеме булдырды.
"Татарстан командасы"на кушу өчен фирка һәр көнне республиканың 220 урынында чатырлы пикетлар үткәрә. Казанда гына да 49 үгетләү үзәге булдырылган. Әмма, моңа карамастан, халыкның хакимият фиркасенә кушылу теләге бар дип һич кенә дә әйтеп булмый.