Ачылыш вакытында булган җитешсезлекләрдән соң бу юлы фестиваль директоры Миләүшә Айтуганова кунакларның килүен һәм аларны игълан итү тәртибен үзе тикшереп торды. Аларны утырткан машиналар янына килеп, тәрәзәләре аша карап, кем утырганын белешеп, алып баручыларга йөгереп барып әйтеп торды. Шуннан соң гына машина ишеген ачып кунакларны келәмгә чыгара тордылар.
Ачылыш вакытындагы кебек, Татарстан, Русия һәм чит ил артистларын зур автобусларда китерделәр. Затлы машиналар атаклы совет һәм Русия артистларына гына эләкте. Кунакларны игълан итү тантанасын Алсу Әбелханова һәм чыгышы белән Казаннан булган, хәзер Петербур театры артисты Руслан Сабиров алып барды.
Украин актеры Алексей Петренконың хатыны кызыл келәм буйлап украин милли киеме – вышиванка киеп узды. Соңгы ике елда аның өстендәге чигүле милли кием украин халкының азатлыкка, бәйсезлеккә омтылышы һәм үз хокуклары өчен көрәшүе символы булып калды. Вышиванканы Украина бәйсезлеге өчен җан атучылар еш куллана – Евровидение җиңүчесе Җамала да конкурстан соң журналистлар янына шушы символик киемнән чыкты, Риода узган Олимпиада вакытында Украинаның барлык тренерлары да вышиванкадан йөрде.
Казан фестивалендә милли киемнән килүчеләр тагын бар иде. Чыгышы белән монголлардан булган Бадема исемле актриса тантанага шулай ук милли костюмнан килгән. Бадема Кытай режиссерының “Норджмаа” дигән картинасында уйнап, Казан фестивалендә “Иң яхшы актриса” исеменә лаек булды.
Милли кием белән игътибарны җәлеп итү үз милли билгеләнүләрен саклап калырга теләгән, “титуллы” милләт тарафыннан басым астында яшәгән кечерәк халык вәкилләренә хас. Мәсәлән, фестивальне ачу тантанасына Осетиядән килгән актриса да милли киемен кигән иде. Татарлык, Татарстан символы исә бары бер кунакта гына күренде – атаклы драматург Туфан ага Миңнуллинның кияве Татарстан байрагы төсләрен кабатлаган күбәләк таккан иде.
Кызыл келәмгә Мәскәүдән килгән гаугалы журналист та аяк басты – Дарья Митина узган елда җиңү яулаган “Корманҗан Датка” дип аталган кыргыз фильмын рус милләтенә каршы коткы тарата диеп, тавыш чыгарган иде. Митина Владимир Меньшов җитәкләгән җюриның иң яхшы документаль фильм дип татар легионерлары турындагы “Кичерелмәгәннәр сугышы” лентасын таныганына да каршы чыккан иде. Татар җәмәгатьчелеген исә бу хатын Мәрҗани мәчетен “ваһабчылар оясы” диеп атавы белән кимсетте. Шундый ямьсез истәлек калдыруына карамастан, быел Митинаны тагын дәрәҗәле кунаклар арасына керткәннәр, һәм аны кызыл келәм җәеп каршы алдылар.
Исемнәре билгеле кешеләр, киресенчә, тыйнак кына узды. Шундыйлардан мөфти урынбасары Рөстәм Батров, яшь режиссер Илшат Рәхимбай хатыны белән, Татарстан Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм башкалар кызыл келәмне читтән урап, театрга кешегә бик күренмичә генә кереп китте.
Тантанага Рөстәм Миңнеханов да килә дигән имеш-мимешләр таралды, әмма Татарстан президенты тантанада булмады. Кунакларны аның исеменнән Татарстан премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев саләмләде.
Биш ел элек булган хаталар кабатланды
Тантананы 15 минут дәвамында башлый алмый азапландылар. Оештыручылар бик озак кунакларны утырта алмый интекте – беренче рәтләрдә хәтта этеш-төртеш дә барлыкка килде. Мәгърибтән килгән режиссерны өч мәртәбә урыныннан күчерделәр, ахыр чиктә ул кире беренче килеп утырган кәнәфиенә кунаклады.
Тантана Русия кинематографына өлеш керткән татар һәм Татарстан артистларын санап китү белән ачылды. Тик Чулпан Хәммәтова белән Марат Бәшәров исемнәре яңгырады да исемлек өзелде. Бүтән шәхесләр табылмады, күрәсең.
Тантананы алып баручы Нонна Гришаева матур озын күлмәктән иде. Затлы киемне актрисага Казанда эшләүче мөселман дизайнеры Зарина Бабадҗанова бүләк иткәнлеге ачыкланды. Гришаева Казан фестивалендә беренче кат булуын, монда килгәндә дулкынлануын сөйләде.
“Минем фестивальдә беренче тапкыр катнашуым. Бирегә аеруча бер дулкынлану белән килдем, чөнки Казан – ата-бабаларым шәһәре. Бабамның бабасы Гордий Семен улы Саблуков – танылган урыс шәрыкъчысы, Казан православ рухи академиясе профессоры, исламны өйрәнүче, Коръәннең урыс теленә беренче тәрҗемә авторы. Соңрак патша аңа Казанский дигән фамилия бүләк итә”, дип сөйләде Гришаева.
Быел фестиваль барышында узган елдагы кебек тавыш-гаугага сәбәп булырлык вакыйгалар булмады. Искә төшерсәк, 2015 ел фестивалендә призларны “Корманҗан Датка” һәм “Кичерелмәгәннәр сугышы” фильмнарына бирелү ризасызлык тудырган иде. Шулай ук узган елда биш залда күрсәтелеп тә, тамашачыны сыйдыра алмаган “Ак чәчәкләр” премьерасы кебек күп халык җыйган фильмнар да булмады. Тик кайбер очракларда оештыручыларның биш ел элек эшләгән хаталарны кабатлаган булып чыкты. Мәсәлән, тамашачылар арасында быелгы фестивальдә гыйффәтлелек темасына игътибарсыз булган киноларның күп булуына канәгатьсезләр бар иде. Баксаң, мөфтият вәкилләренең конкурстан узган киноларны карап тормаган.
Русия артистларының өлкәнрәкләре нинди фестивальгә килеп эләккәннәрен да аңламый калды дигән хис туды. Людмила Чурсина казанлыларның барысына да Аллаһның рәхмәтен теләү белән бергә “Казан изге анасы” үз канаты астына алуын да теләде. Шул ук Чурсина Иран вәкилен котлаганда, аны үбәргә дип үрелде, моның белән ул кунакны кыен хәлдә калдырды.
Әйтергә кирәк, үзебезнең татар артистлары да уңай тәэсир калдырмады. Күпләргә Алсу Әбелханованың тәненә артык сыланып торган күлмәге ошамады. Күп кенә ирләргә хәтта күз карашларын аска төбәп утырырга туры килде.
Тантана вакытында татарлар өчен авыр темалар булып саналганнарны урап уза алмадылар. Украинадан килгән Алексей Петренконы сәхнәдән “Иван Грозный”, “Петр Беренче” дип игълан иттеләр. Мөгаен, бу да Казан тамашачысының күңелен кыргандыр. Актер үзе дә мөселман киносы фестиваленә килеп, православ рухание “Алты канатлы Серафим” турында шигырь сөйләде.
Тантананың оештырылуында кайбер яңа әйберләр дә бар иде. Мәсәлән, җырчылар амфитеатрдан җырлады, ә ансамбльләрнең солистлары сәхнәгә җырлый-җырлый залдан күтәрелде – моны тамашачы исе китеп алкышлап каршы алды.
Мөселман модасы күрсәтү бик урынлы булмаса да, кечкенә бюджет шартларында бу дизайнер фестивальнең иганәчеләреннән берсе булганлыктан, ул да програмга кертелгән иде. “Кем түли, шул музыка сайлый” кебегрәк булды.
Татарстан премьер-министры урынбасары Васил Шайхразиев урысча сөйләсә дә, якынлашып килгән Корбан бәйрәме белән татарча котлады. “Казан тамашачысы – рәхмәтле халык, ул һәрвакыт фестивальне көтеп ала. Заллар шыгрым тулы. Ислам – тынычлык сөюче дин. Хөрмәтле дин кардәшләрем, тоткан уразаларыбыз, кылган догаларыбыз, чалган корбаннарыбыз кабул булсын”, диде.
Казан тамашачысының үзенчәлекле булуын жюри рәисе Александр Прошкин да билгеләде. “Залларда тамашачылар хәтта баскычларда утырды. Мондый галәмәтне гомеремдә күргәнем булмады. Казан тамашачысы бик рәхмәтле”, диде ул. Шуны дә әйтергә кирәк, сәхнәгә менгән һәрберсе диярлек “Сәлам алейкум” яисә “Хәерле кич”, дип сәламләде һәм якынлашып килгән Корбан гәете белән котлады.
Сәхнәгә бүләк алырга чыгучылар сүзне кыска тотты, озын нотыклар сөйләп тормадылар. Сүриядән килгән, бу илдә балаларның сугыш вакытындагы тормышы турында картина китергән режиссер “Жюриның махсус искә алуы” призын алырга чыккач сүзен “Без җиңәчәкбез!” диеп тәмамлап, сәхнәдән төшеп китте. Халык аны хуплап гөрләтеп кул чапты.
Бүләкләргә килгәндә, Мәрҗани мәчете турындагы кыска метрлы документаль фильм Казан мэрының махсус бүләгенә ия булды. Фильмның авторы – Ринат Хәбибуллин. Татарстаннан тагын бер эш – “З/К” кыска метрлы документаль фильм номинациясендә иң яхшы диеп табылды. Режиссеры – Руслан Вәлиев. Бу номинациядә бүләкне берьюлы ике фильмга бирделәр. Икенчесе – Кыргызстаннан “Ата бәет” картинасы. Кыргызстан режиссеры бүләк алганда: “Татар кардәшләрем, Корбан бәйрәме бәхетле булсын”, дип кыргызча сәламләде.
Иң яхшы режиссер эше өчен бүләкне фестивальдә катнашкан бердәнбер Русия фильмы – Якутиядән “Дьесегой тәңресе” (“Божество Дьесегой”) алды. Уникенче тапкыр узган Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең җиңүчесе итеп Ираннан килгән “Үлемсез” фильмы танылды. Бүләк алганда Иран вәкиле: “Режиссер монда булса, сезгә татарча “Зур рәхмәт!”, дип әйтер иде", дип сәхнәдән төшеп китте.
Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, быел призлар саны азрак иде – кыска метрлы уен фильмында җиңүче билгеләнмәде, Русия мөфтиләр шурасының махсус бүләге дә булмады. Узган елларда фестивальнең иганәчеләреннән күпсанлы бүләкләр өләшенә иде – алар да юк иде. Гомумән, ябылуны моңарчы күрелмәгәнчә тиз тоттылар – тантана нибары ике сәгатькә сузылды. Кино бәйрәме “Сау бул, Татарстан!” җыры белән тәмамланды.
Фестивальне ябу тантанасы мизгелләрен Азатлык фотогалереясендә карый аласыз.