Accessibility links

Кайнар хәбәр

Элек казлар таптатып танылган прокурор Нюренберг процессы юбилее уңаеннан рәсем бәйгесе игълан итте


Кукмара районы прокуроры Ришат Шакиров
Кукмара районы прокуроры Ришат Шакиров

Нюрнберг процессының 70 еллыгына багышланган бу бәйгедә мәктәп укучылары рәсемнәр төшереп, төрле эшләнмәләр ясап катнаша ала.

Бүгенге көндә Татарстанның Кукмара районында эшләгән һәм аңанчы Апаста каз түшкәләрен таптату кыйссасы белән танылган прокурор Ришат Шакиров Нюренберг процессының 70 еллыгы алдыннан мәктәп укучылары арасында рәсем һәм эшләнмәләр бәйгесе игълан иткән.

“Наци Германиясенең баш җинаятьчеләрен мәхкәмәгә тапшыру өчен оештырылган Нюрнбергтагы халыкара хәрби трибуналның 70 еллыгы уңаеннан Кукмара районы прокуратурасы мәктәп укучылары арасында рәсем һәм эшләнмәләр бәйгесе игълан итте”, диелә Татарстан прокуратурасы сайтында.

Әлеге рәсемнәр һәм эшләмәләр Кукмараның җәмәгать урыннарында экспозиция буларак куелачак икән.

Бәйге җиңүчеләре район прокурорыннан истәлекле бүләкләр алачак.

Кукмарага кадәр Ришат Шакиров Апас районы прокуроры булып торды. Путин хакимияте Европа берлегеннән Русиягә азык-төлек кертүне тыю фәрманын чыгаргач, Апасның бер китебетендә Маҗарстаннан кайтарылган өч каз түшкәсен табып, аларны бульдозер белән таптату аркасында танылды. Шул гамәл төшерелгән видеосы интернетта таралып, Татарстанны бөтен дөньяга хур иткән иде.

2014 октябрендә Ришат Шакиров тәкъдиме белән Апас район мәхкәмәсе мөселман галиме Сахих әл-Бохариның 52нче хәдисләр җыентыгын экстремистик дип тапкан иде. Прокурор анда бер динне башкаларыннан өстен кую тырышлыгын ачыклаган булып чыкты.

Соңрак Апас район прокуратурасы дәгъвасы белән бар Русия буйлап 136 порнография сәхифәсе ябылырга тиеш дгән карар чыгарылды.

Шакиров Апаста эшләгәндә прокуратура бинасы каршында урыс патшасы, татарларга каршы кырыс эзәрлекләү сәясәте алып барган Петр Беренчегә дә таш сын урнаштырды.

XS
SM
MD
LG