Төркия тышкы эшләр министрлыгы сүзчесе Танжу Билгич Әнкара Кырым җирлегендә узган Русия Дәүләт Думасы сайлаулары нәтиҗәләрен танымый дип белдерә.
“Төркия Украинаның, шул исәптән Кырымның да бербөтенлегенә теләктәшлек белдерә. Узган атнада үткән сайлауларны без шул күзлектән чыгып бәялибез. Шуңа күрә, Кырым сайлауларының нәтиҗәләре юридик көчкә ия түгел дип уйлыйбыз”, ди Билгич.
Элегрәк Нью-Йоркта БМОның гомум җыенында Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган Украина президенты Петр Порошенконы Кырым мәсьәләсендә Әнкараның фикере үзгәрми дип ышандыры.
БМО җыены кысаларында шулай ук Украина чит ил эшләре министры Павел Климкин һәм Төркия чит ил эшләре министры Мәүлет Чавушоглы очрашып, кырымтатарлар яшәеше һәм Кырымда узган Дума сайлаулары турында сөйләшкән иде.