Русияләрнең 22 проценты "сайлау гадел уздымы?" дигән сорауга җавап бирә алмаган.
78 процент сайлау алды кампаниясе вакытында нинди дә булса басымга юлыкмадык дип белдерә. 5 процентына – эштәге җитәкчелек, 4 процентына – җирле хакимият яки дуслары, 2 процентына туганнары басым ясаган.
Халыкның 18 проценты тавышларны санаганда хокук бозулар булмады дип белдерә. 30 проценты булды ди, ләкин алар җитди түгел иде дигән. 13 проценты “күп кенә хокук бозулар булды, ләкин алар сайлау барышын үзгәртерлек түгел иде, ди. 6 проценты бик җитди хокук бозулар булды дип бәяли.
Русияләрнең 41 проценты яңа парламентка нинди партияләр кергәнен якынча белә, ә 36 проценты төгәл белә.
Дәүләт Думасына сайлау 18 сентябрьдә узды. Күпчелек тавыш белән "Бердәм Русия" фиркасе җиңде.
Европа берлеге, АКШ, Төркия Русия тарафыннан аннексияләнгән Кырымда узган Русия Дәүләт Думасына сайлау нәтиҗәләрен танымауларын белдерде.