Беренче мәгълүматларга караганда, ракеталар таулардан диңгезгә атылган. Бу вакытта су юлы буйлап танкер узган булган. Ракеталар җирле балык экшәртү фабрикасының бер корылмасына эләккән.
Вакыйга урынына полиция, ашыгыч ярдәм машиналары һәм шартлату техникасы белгечләре килгән.
Шартлау нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәгән. Ике шәһәр арасында автомобиль юлы вакытлыча ябылып торган.
Анталия – курорт-шәһәр, күп туристларның, шул исәптән русияләрнең дә яраткан ял итү урыны. Ул гадәттә тыныч шәһәр булып санала иде.
Быел җәй Төркиядә хәрби фетнә омтылышы булган вакытта да Анталиядә хәлләр тыныч калды.