Илдус Әхмәдуллин, Калифорния штатыннан:
Быелгы президент сайлавы, минемчә, ике начар әйбер арасыннан берсен сайларга кирәк булган хәлне хәтерләтә. Клинтонга 100% ышанып булмый, әмма Трампның зыяны тагы да күбрәк булыр дип уйлыйм. Обаманың тагын бер мөддәткә калуын бик теләр идем, әмма анысы мөмкин түгел. Шуңа күрә Һилларига тавыш бирергә җыенам. Трампка тавыш бирер өчен, дөньядан бөтенләй хәбәре булмаган тиле булырга кирәктер ул.
Эльвира Басыйрова, Флорида штатыннан:
Без әле грин-карта белән генә яшибез, шуңа күрә сайлауларда катнашмыйбыз. Әгәр дә ватандашлык булып катнашырга туры килсә, мин сайлауга бармас идем. Икесенең берсен дә президент итеп күрәсем килми.
Хурлык инде бу! Шушындый зур илне Клинтон яисә Трамп кулына тапшырырга туры килә. Икесенең дә ил өчен планнары ап-ачык түгел. Президент дебатларында бер-берсенең гаебен табып, бер-берсен үртәүдән башка юньле әйбер бик ишетмәдем. Икесе дә ялганнарда тотылды.
Һиллариның Русияне дошман итеп күрүе куркыта, Трампның исә киресенчә дус булырга теләве сөендерә, әлбәттә. Бәлки, шуның өчен булса да, тавыш бирү мәҗбүри дисәләр, Трампка бирер идем. Белмим инде, бизнесмен кеше илне җитәкли алыр иде микән? Аннары Һиллариның үзенең планнарын тормышка ашырырга шанслары күп иде, тик нишләптер моңарчы эшләмәде.
Наилә Вебер, Оһайо штатыннан:
Шөкер, быел сайлау ясарга кирәк булмаячак – ватандашлыкка әле ия түгелмен. (Кирәкле документларны ике атна элек кенә тапшырдым – 8 ноябрьгә кадәр әзер булырлар дип уйламыйм.) Әмма тавыш биргән очракта Һилларига тавыш бирер идем. Минем Трампка тавыш бирәсем килми – шуңа гына. Үзем исә кыз-бала тәрбияли торган яшь әни буларак баламның хатын-кызларга карата бик тискәре мөнәсәбәттә булган кеше җитәкли торган илдә үсүен теләмим. Ә тагын Трамп мигрантларны яратмый, ә мин бит үзем мигрант. Ул үзен клоун сыман тота. Аны президент вазифасында һич күрә алмыйм.
Илхан Садри, Калифорния штатыннан:
Мин Һиллари Клинтонны күбрәк яратам. Трампның кыланышлары бигрәк ямьсез. Ул расист сүзләрен куллана һәм мөселманнарга каршы чыга. Уйламыйча сөйли. Без Клинтонны беләбез. Билл Клинтонның яхшылыгы күп тиде. Икътисад ул вакытта тазарак хәлдә иде. Мин үзем авыру кешеләр, гарип-гораба белән эшлим. Демократлар сәламәтлек саклау өлкәсен яхшырак карый. Иң мөһиме – тынычлык. Ә Трамп белән бер минут та тынычлык булмаячак.
Илмир Әхмәтҗанов, Пенсильвания штатыннан:
Дөресен генә әйткәндә, мин белгән татарлар һәм башкортлар арасында шактые Трамп та, Клинтон да җүләр дигән фикердә тора. Кемдер Клинтон сайланса, Русия белән Америка мөнәсәбәтләре начараер дип уйлый. Минемчә, татарларның күпчелеге сайлауларга бармас. Барганнары Клинтонны сайлар. Мин үзем исә Трампка тавыш бирергә җыенам. Ул бизнесны күтәрәм, завод-фабрикаларны үстерәм, ди. Миңа аның бу сүзләре ошый.
Ә тагын ул дөньяда барган сугышларны туктатырга җыена. Бу да мөһим.
Гөлнара Гәрәева, Флорида штатыннан:
Бу АКШтагы беренче сайлауларым булачак. Теркәлү процессы бик гади иде. Җиңеллек белән якындагы сәүдә үзәкләренең берсендә теркәлдем. Сәясәт белән артык кызыксынмыйм. Мин үзем педагог, музыкант, әмма бу илнең миңа биргән хокукыннан файдаланырга кирәк дип саныйм. Клинтонга тавыш бирәчәкмен. Ул – тәҗрибәле сәясәтче, көчле хатын-кыз. Ә калганын вакыт күрсәтер. Һәркем үз уенын уйный инде.
Суфия Мазһарова, Калифорния штатыннан:
Мин башта праймеризларда тавышымны Берни Сандерска бирдем. Дусларым, җәмәгатем дә, бергә эшләгән, белгән кешеләр дә Сандерсны яклады. Сандерс җинә алмагач, бик күп кеше тавышларын өченче фирка намзәтенә бирергә булды. Мин үзем дә Яшелләр фиркасы ягына тартыла идем, ләкин бу актык дебатлардан соң Һилларины якларга булдым.
Трамп, минемчә, бу илгә туры килгән кеше түгел. Зәгыйфь, акылы чуалган, әтисенең акчасы белән генә үзенә исем ясаган бу кешенең урыны президент сараенда түгел. Андыйларны атом бомбасы төймәсенә якын кертергә ярамый дип уйлыйм. Трамп президент булып сайланса, бу мәмләкәт таркалачак. Ә тагын ул мигрантларга каршы чыкты, ә без бөтенебез дә мигрант монда, шуңа күрә Трамп Һилларига караганда безгә күбрәк зарар китерер дип уйлыйм.
Фәнис Солтанбиков, Вирҗиния штатыннан:
Америкада булган быелгы сайлау бик тә үзенчәлекле. Аның шундый булуына, әлбәттә, Дональд Трамп гаепле, чөнки ул үзен президентлыкка әзер булган кеше кебек тотмый. Хатын-кызларга, башка милләт яки раса кешеләрен түбәнсетә һәм кимсетә торган сүзләрне әйтү аның өчен гадәти хәлгә әйләнде. Аның сайлауның бу соңгы адымына җитүе безнең өчен бик тә көтелмәгән хәл булып чыкты. Бу, безнеңчә, бик начар күренеш: Америкада яшәгән халыкның шактый гына өлеше дөньяга шундый ук тар, аклы-каралы, тирән булмаган карашта тора.
Дөресен әйткәндә, Һиллари Клинтон да сайлау өчен беренче намзәт түгел, чөнки аның карашлары, безнеңчә, артык либераль. Бу ике намзәт арасында Клинтон һичшиксез берничә баскычка биегрәк. Нәтиҗәдә, шикләнүче кешеләрнең зур өлеше, Трампның үзен шундый тотышы аркасында, йә Клинтонга тавыш бирәчәкләр, йә бөтенләй бармаслар дип уйлыйбыз.
Зөһрә Сәлахетдинова, Калифорния штатыннан:
Быелгы сайлау иң авыры кебек тоела. Ике "шайтан"нан яхшырагын сайлау сыман. Берсе - расист, клоун, әкиятче. Икенчесе - бик олы яшьтә, минемчә, президентлыкка тартмый торган бер ханым. Үзем быел сайлауда катнаша алмыйм, әмма катнашкан очракта да берсенә дә тавыш бирмәс идем.