Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Россиян" милләте кануны башка милләтләрне юкка чыгару өчен әзерләнәчәк"


Татарстанның "Дуслык йорты" бәйрәме.
Татарстанның "Дуслык йорты" бәйрәме.

Галимнәр "россиян" милләте кануны кабул ителсә, урыс булмаган башка милләтләрне юкка чыгарачак һәм изүгә китерәчәк дигән фикердә. Русия президенты каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр шурасында әлеге канунның кирәклеге турында сүз булды.

Русиядә милләтләрне, милли республикаларны бетерү эшенә инде канун кабул итеп керешмәкче булалармы? 31 октябрь Русия президенты каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр шурасының Әстерханда үткән утырышында "россиян" милләте канунын әзерләү мәсьәләсе күтәрелү татар-башкорт галимнәрен әнә шундый сорауга этәрде. Хәтта урыс милләтчеләре дә, аерым алганда, Татарстанның урыс мәдәнияте җәмгыяте җитәкчесе Михаил Щеглов та Азатлыкка "россиян" милләте ясауны барып чыкмаган "совет кешесе" ясауга тиң дип бәяләде. ​

Әстерханда үткән утырышта Русия президенты Владимир Путин, мондый канун кирәклеген хуплап, Русиянең милли мөнәсәбәтләр стратегиясе аның нигезенә ята ала дип белдерде. Илнең милли сәясәт стратегиясе 2012 елның декабрендә имзаланды. Аны белгечләр, галимнәр милли республикаларны юкка чыгару, милләтләрне бетереп бердәм русияле ("россиян") милләт ясау идеясе салынган дип бәяләгән иде.

Дамир Исхаков
Дамир Исхаков

Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков канун өлгесен күрмичә ниндидер нәтиҗәләр ясау иртәрәк, әмма Русиядәге миллилекне бетерүне канунлаштыру булырга мөмкин дип шөбһәләнә.

"Беренчедән, дөньяда мондый канун юк. Әмма Көнбатыш илләрендә "милләт" ("нация") дигән төшенчә – дәүләтнең ватандашларын (гражданнарын) аңалата торган төшенчә. Русиядә мондый термин кертүнең бер четрекле ягы бар. Русия күпмилләтле дәүләт буларак, федерация эчендә башка дәүләтчелекләр дә бар. Алар – Татарстан, Башкортстан һәм башка шуның кебек милли республикалар. Русия Конституциясе нигезендә алар шулай ук дәүләт буларак таныла. Димәк, алардагы халыклар, мисал өчен, Башкортстандагы башкортлар, Татарстандагы татарлар һәм башка республикалардагы аларның төп халыклары – дәүләт рәвешендә оешкан милләт буларак, Көнбатыш Европа политологиясендә һәм фәнендә "nation", ягъни "милләт" дигән терминга туры килә.

Әгәр Русиядә бер генә – "россиян" милләте, ягъни "российская нация" дигән милләт булырыла һәм ул канун нигезендә беркетелә икән, башкалар, димәк, милләт була алмыйлар дигән сүз. Бу башка халыкларның дәүләтчелегенә каршы юнәлдерелгән акт була. Бу мәсьәләне хәл итмичә, практик яктан да уңышлы булмаячак. Мисал өчен, Испаниядә каталаннар мөстәкыйль милләт буларак хәрәкәт итә һәм мөстәкыль буларак үзләрен дөньяда яшәтергә уйлыйлар. Русия эчендә дә моңа охшаган омтылышлар бар.

Бу канунның текстын күргәнче үк, безгә – урыслардан кала башка милләтләргә куркыныч янамыймы дигән шөбһә бар", ди Исхаков.

Галим фикеренчә, канун төбендә илдәге миллилекне, милли үзенчәлекләрне бетерү һәм халык аңына бары тик бер генә – "россиян" милләте генә бар дигән төшенчәне сеңдерү ятарга мөмкин.

Башка милләтләр этник берәмлекләр генә булып калырга мөмкин

"Бер "россиян" милләте булганнан соң башкалар милләт була алмый. Алар этник берәмлекләр генә булып кала. Аларга җыр-бию һәм танцы-манцы ясау мөмкинлекләре генә биреләчәк, ә дәүләт дәрәҗәсендәге гамәлләр кирәк түгел дип саналачак. Мисал өчен, ике тел дәүләт теле була аламы, әллә бер тел генә дәүләт теле була аламы, кайсы тел кайсы төбәктә дәүләт теле ролен үти һәм башкалар – әнә шундый мәсьәләләр монда тагын да калкып чыгачак. Бу канун – төрле милләтләрне асситмиляцияләүгә юнәлдерелгән бер акт", ди Исхаков.

Галим, канун өлгесе әзер булып, чыннан да милли республикаларга куркыныч тудыра калганда, алар үз фикерләрен җиткерергә тиеш, әмма аңа колак салалармы, әллә юкмы – монсы башка мәсьәлә ди.

"Татарстан Конституциясе нигезендә дә, ул Русиянеке белән тәнгәлләштерелгән, ни генә булмасын, Татарстанның дәүләтчелеге бар, ягъни халыкара терминологиядә Татарстан да милләт булып тора һәм "нация"- "nation" дигән төшенчәгә хаклы", ди Дамир Исхаков.

Марат Колшәрипов
Марат Колшәрипов


Башкорт дәүләт университетының Тарих факультеты профессоры Марат Колшәрипов бу "россиян" милләте канунын белдырырга теләүне иң ахмак идея дип бәяләде. Бу эшләр урыслардан кала башка милләтләрне юкка чыгару өчен эшләнә дигән фикердә ул.

"Бу – күпмилләтле дәүләттә иң ахмак канун булачак. Бу – урыс булмаган халыкларны ассимиляцияләү юлы. Милли мөнәсәбәтләрне тикшерә торган академик Тишков (Этнология һәм антропология институты мөдире Валерий Тишков - ред.) бар. Ул "милләт – дәүләтне төзүче" дигән теория булдырды. Кайбер этнографлар һәм тарихчылар дәүләт үзе милләтне билгели дип тә бара. Мин моңа каршы яздым да, чыгышлар да ясадым. Өстән милләтне булдыру ул башка илне, йә булмаса җирләрне колонизацияләгәннәргә генә туры килә. Путинның дәүләте хәзер менә өстән башка милләтләрне юкка чыгарып, милли төзелешне кора башлады. Бу – колониаль сәясәт чагылышы.

Бу канун урыслаштыру дигәнне аңлата

Әлеге ахмак идея күптән килә бит инде. Русиянең милли сәясәт стратегиясен кабул иттеләр бит әле, анда да шул ук идея салынган иде. Хәзер милләтләрне юкка чыгаруны канунилаштырамакчы булалар. Канун булгач, аны барсы да үтәргә тиеш була бит. Канун бозсаң – төрмә! Бу канун урыс булмаган башка милләтләрне изүгә китерәчәк. Төрле яклап кысу бу.

Мин ниндидер "россиян" милләте тудыруны күзалдына китерә алмыйм. Бу – урыслаштыру дигәнне аңлата. Канун кабул ителсә, "россиян" милләтенең теле урыс теле, мәдәнияте – урыс мәдәнияте булачак. Динне дә шуның астына кертәчәкләр, бөтенесе бер дин астына кертелергә мөмкин.

Бу канун – шовинистик идея. Путинның бу канунны хуплавы –акылсызлык. Әмма ул аны хуплый. Мин Путинның милли төзелеш турындагы мәкаләләрен укыдым. Ул хәзер саламга тотынып калмакчы була, чөнки илдә бөтен җирдә җимереклек. Икътисади һәм сәяси мөнәсәбәтләрдә көрчеккә төртелгәннәр. Менә шушы шартларда хәзер аерым бер даирәләр шовинистик теләкләрен тормышка ашыру өчен бу мәсьәләне күтәрә.

Русия үз проблемнарын хәл итәр өчен кемгә дә булса сугыш ача

Русия һәрвакытта шулай яши. Ниндидер проблемны хәл итү өчен йә кемгә дә булса каршы сугыш ача, йә менә шушы канун шикелле ахмак идеяләр китереп чыгаралар. Хәзер урысларга куаныч инде, алар татар да булмый, башкорт та булмый дип сөенешәчәкләр. Мин бу канунны варварлык дип бәялим. Ничек инде күпмилләтле дәүләттә дәүләт төзүче милләт турында канун чыгарып була?!" ди Колшәрипов.

Галим әлеге канунга каршы хәзердән үк көрәш башлау кирәк дигән фикердә. Өлгесе игълан ителгәч республикадагы зыялылар җыелып моны тикшерәчәк һәм үз сүзен белдерер дип тә өметләнә. Башкортстан парламенты дәшмәячәк, ди Колшәрипов. Чөнки аның фикеренчә, депутатлар барсы да кәнәфиләре һәм янчыклары белән Кремльгә бәйләнгән.

"Әгәр без сүз әйтми торып калсак, бу дөрес булмаячак. Парламентта бу мәсьәлә күтәрелмәячәк, чөнки депутатларыбыз өстән кушканны үтәп утыручылар гына. Алар хәтта иң ахмак идеяне дә хуплаячак. Хәзер сайлаулар да юк, алар барсы да өстән билгеләп куелган депутатлар гына. Бу хакта барыбыз да беләбез бит. Депутатларның хезмәт хаклары зур – яртышар миллион, әнә шуңа күрә алар өстән кушканны үтәп утыручылар гына", ди Колшәрипов.

Фәрит Мөхәммәтшин
Фәрит Мөхәммәтшин

Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин "россиян" милләте кануны турында "бик борчылмавын" белдерде. "Россиян" милләте төшенчәсен ул "совет халкы" гыйбарәсенә тәңгәл дип саный.

"Совет берлеге таркалгач, "совет халкы" төшенчәсе дә юкка чыкты. Мин бу ("россиян" милләте) төшенчәгә татарлар да, урыслар да, чуашлар да керә дип аңлыйм. Ниндидер борчылу, үзебезне, татарлыгыбызны, телебезне югалтырбыз дигән куркыныч фикер миндә тумады", диде Мөхәммәтшин.

Әстреханда милләтара проблемнарга багышланган утырышта "россиян" милләте кануны турында сүз күп булса да, аның теле нинди булачагы хакында фикер әйтелмәде. Мисал өчен, "россиян" милләтенең теле урыс та, татар да булырга мөмкин. Илдәге халыклар арасында сан ягыннан татарлар икенче урында тора.

Михаил Щеглов
Михаил Щеглов

Татарстанның урыс мәдәнияте җәмгыяте җитәкчесе Михаил Щеглов бу канунның аңлашылмаган яклары күп дип белдерә. Ул "россиян" дигән милләт тудыру, совет кешесен, совет милләтен булдырган сыман, ясалма рәвештә барлыкка китерү, дигән фикердә. Щеглов милләтләр югалмасын, үсештә булсын дисә дә, татар телле русияле булу мөмкинлеген күз алдына китерми.

Башка этнослар татар телен кулланучы була алмый

"Татарстанда икетеллелек дигән сылтау белән ике телне дә өйрәнү мисалын күрдек. Негатив күп. Мәҗбүрият яхшылыкка илтми. Русиядә ике дәүләт теле була алмый. Татар телен ничә процент кеше белә? Русиядәге 98 процент кеше аны аңламый. "Сабантуй", "башка" кебек сүзләрне татарча әйтә алырлар. Ярар, русияле урыс, татар телен белергә тиеш диелсә, исемлекне украин, чуаш телләре дәвам итәчәкме? Чынбарлыкка туры килми бу. Татар теле татарлар арасында үсеш алсын. Абруен күтәрсеннәр. Башка этнослар бу телне кулланучы була алмый. Татар телен барсы да белсен дигән теләк татар зыялыларына каян килгән? Һич аңламыйм. Фәндәс Сафиуллин миңа урысларның түгел, татарларның татар телен белүе мөһим диде.

Ә бу канунны әзерләүгә килгәндә, миңа, урыс кешесе буларак, Русиядәге безнең милләтнең роле нинди булачагы аңлашылмый. Путинга бу фикерне кем, ни сәбәпле әйткән?! Шулай ук күп сораулар тудыра. Башта галимнәр фикер алышсын, аннары җәмәгатьчелек бәхәсләшсен иде. 80нче елларда политбюро кешесе, космополит булган Александр Яковлев: "Без дөньяга совет кешесе феноменын ачтык", диде. Бу проект тормышка ашмады. Бер үк хатаны кабатлыйбыз. Русияләр дигәне дә тамырдан дөрес түгел. Бездә этнослар бар, урысларның үз этносы бар", дип сөйләде Азатлыкка Щеглов.

Рафаил Хәкимов
Рафаил Хәкимов

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институты мөдире Рафаил Хәкимов "россиян" милләтен барлыкка китерергә маташу – юк эш белән шөгыльләнү, әмма федераль үзәк милләтләрнең көчәюченнән курка, шуңа күрә төрле уеннар уйный дигән фикердә.

"Россиян" милләте барлыкка китерү – Валерий Тишковның күптәнге фикере. Владимир Путинга ул яки аның даирәсе кешеләре бу мөһим, кирәкле эш дип әйткәндер дип чамалыйм. Әмма бүген бу юнәлештә хәрәкәт итүне аңламыйм. Милләтләр оешкан бит инде. Урыслар үзен урыс дип атый, алар да "россиян" дип аталуга каршы. Чеченга әйтеп карагыз әле "син – "россиян" дип. Ничек кабул итәр икән?

Мин – татар. Мин дә "россиян"ны кабул итә алмыйм. Мине ничек үзгәртергә телиләр соң? Ярар, канун кабул ителеп, мине "россиян" милләте дип язып та куйдылар ди, әмма мин барыбер татар булып калам. Бер милләт булып яшәү заманнары узды, поезд китте инде. Бу – юк эш белән шөгыльләнү. Французлар бер милләт булып оешкан иде, хәзер Алжир, Сенегалдан мөселманнар килеп тулды. Алар французмы? Юк. Барып чыкмады. Федераль үзәк милләтләрдән курка, шүрли, шуңа төрле уеннар уйный", диде Азатлыкка Хәкимов.

XS
SM
MD
LG