Федерация Шурасында аннексияләнгән Кырымны вәкиллек итүче депутат Ольга Ковитиди Дәүләт Думасына Русия халыкларның берлеген тәэмин итүгә багышланган яңа идеология турында канун өлгесе керткән.
“Урыс халкының бердәмлеген тэмин итү, илнең заманча идеологиясен формалаштыру максатыннан Русия өчен бердәм идеология булдыру турында сөйләшә башларга мөмкин. Мондый канун өлгесен Дәүләт Думасына тәкъдим иттем инде”, дигән Ковитиди Кырымның Мәскәүдән билгеләнгән оккупацион хөкүмәте утырышында.
31 октябрь Русия президенты каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр шурасының Әстерханда үткән утырышында "россиян" милләте канунын әзерләү мәсьәләсе күтәрелде. Русия президенты Владимир Путин, мондый канун кирәклеген хуплап, Русиянең милли мөнәсәбәтләр стратегиясе аның нигезенә ята ала дип белдерде.
Галимнәр исә "россиян" милләте кануны кабул ителсә, урыс булмаган башка милләтләрне юкка чыгарачак һәм изүгә китерәчәк дигән фикердә.