Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сан-Франциско татарлары Миңнехановтан латин имласында сүзлек сорый


Рөстәм Миңнеханов Сан-Франциско татарлары белән очраша. tatarstan.ru фотосы
Рөстәм Миңнеханов Сан-Франциско татарлары белән очраша. tatarstan.ru фотосы

Татарстан президенты 9-11 ноябрь Кушма Штатларда сәфәрдә. Сан-Франциско татарлары Миңнехановка АКШтагы ширкәтләр белән хезмәттәшлек урнаштыруда ярдәмгә әзер булуларын белдерде. Латин имласында инглизчә-татарча сүзлек әзерләү кирәклеген дә җиткерделәр.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның АКШта Сан-Франциско шәһәрендә татарлар белән очрашуы Коръән сүрәләре уку белән башланып китте. Шәһәр имамы Габделдаян ага Сафа укыганнан соң президентның сәфәре һәм татарларның башкарган эшләре уңышлы булсын дип дога да кылдылар. "Без һәр чарабызны да Коръән укып башлыйбыз, бу электән килгән гадәт", дип белдерде Азатлыкка Оркыя Сафа.

Очрашуда 43 кеше катнашкан. Электән үк килеп АКШта яшәүчеләр дә, шулай ук соңгы дистә ел эчендә Сан-Францискога күченеп эшләүчеләр дә, яшьләр дә булган.

АКШта ныклап тернәкләнгән татарлар Миңнехановка тәкъдим белән чыккан. "Татарстан АКШтагы нинди ширкәтләр белән кызыксына, рәхим итегез, без алар белән элемтәләр урнаштырырга ярдәм итәргә тырышачакбыз", дигән алар.

Миңнеханов Сан-Франциско татарлары белән очраша. tatarstan.ru фотосы
Миңнеханов Сан-Франциско татарлары белән очраша. tatarstan.ru фотосы

Очрашуда катнашучылар Сан-Франциско татар җәмгыятенең тарихы, көнкүрешләре, төрле кичәләр үткәрүләре, әлеге калада Сабантуйның елдан-ел матуррак үтүе турында сүз тоткан. Милли бәйрәмгә артистлар җибәргәнгә президентка рәхмәт тә белдергәннәр.

Сан-Франциско татарлары җәмгыяте рәисе Туран Апакай сүзләренчә, алар президентны "үз өйләрендә" – җәмгыять бинасында каршы алган. Дөрес, бу бина шәһәр үзәгендә түгел, ә читтәрәк, Берлингейм ("Burlingame") бистәсендә. "Татар җәмгыяте оешкач та, Сан-Францискода яшәүче милләттәшләребезнең үз акчаларына 1960 елда ук сатып алынган бина ул. Без президентны нәкъ үз бинабызда каршы алырга теләдек, бу хакта алдан ук җиткердек", дип сөйләде Апакай Азатлыкка.

Оркыя Сафа (с) һәм Рөстәм Миңнеханов
Оркыя Сафа (с) һәм Рөстәм Миңнеханов

Тарихи мәгълүматларга күрә, Калифорния якларына беренче татар 1923 елда килә. 1950-60 елларда Кытайдан, Япониядән, Кореядан татарлар Калифорниягә килеп төпләнә башлый. 20ләп татар җәмгыять оештырып җибәрә, җитәкчеләрен дә сайлыйлар. "Хәзер безнең җәмгыять әгъзалары дөньяның төрле кыйтгаларында, Кушма Штатларның төрле төбәкләрендә яши. Алар барсы да безнең калада туган кешеләр. Очрашуга Сан-Франциско һәм аның тирәсендә яшәүчеләр генә килә алды. Оешкач та, бүген дә безнең төп максат – татарлыгыбызны саклап калу", ди Туран әфәнде.

Туран Апакай (с) Рөстәм Миңнеханов. attasf.org фотосы
Туран Апакай (с) Рөстәм Миңнеханов. attasf.org фотосы

Сан-Франциско татарлары да яшь буынның татар телен камил белүе өчен тырыша. Алар фикеренчә, АКШта төп киртә – сүзлекләр җитешмәү.

"Бары тик берничә кешедә генә латин имласында инглизчә-татарча сүзлек бар. Юка ул, күп сүзләр керми калган. Без президенттан зур басма эшләп булмасмы дип сорадык. Ул Казанга кайткач бу мәсьәләне тикшерәчәген белдерде", диде Азатлыкка Оркыя ханым.

Бер ел элек Миңнеханов Һельсинкида Финляндия татарлары белән очрашканда да татар телен өйрәтү өчен латин имласында дәреслекләр һәм кулланма әсбаплар кирәклеге әйтелгән иде.

Сан-Францискода татар җәмгыяте президент белән очрашуны "Туган тел" җырын җырлап төгәлләгән.

Сан-Франциско татарлары "Туган тел"не җырлый
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:27 0:00

Сафалар гаиләсе президент белән очрашуга татар милли ризыклары: бәлешен, пәрәмәчен, чәкчәген һәм башкаларын да әзерләгән булган, әмма президентның беркетмә хезмәте чәкчәк белән генә каршы алырга рөхсәт иткән. Шулай да президент белән эшлекле сөйләшүдән соң, Казаннан АКШка сәфәргә килгән Дөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров белән бергәләшеп утырып чәй эчкәннәр.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов (уртада) АКШта "Boeing" ширкәтенең эшчәнлеге белән таныша.
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов (уртада) АКШта "Boeing" ширкәтенең эшчәнлеге белән таныша.

Татарстан президенты 9-11 ноябрь Кушма Штатларда сәфәрдә. Сан-Францискодан кала Калифорния штаты Берлингейм, Вашингтон штатындагы Эверетт шәһәрләрендә дә булачак. АКШка килеп төшкәч тә, Миңнеханов татарлар белән очрашуга кадәр, Рентон шәһәрендәге "Боинг" ширкәтенә юл алды. Анда "Боинг" ширкәтенең тарихы, җитештерүдә замана технологияләре белән танышты.

Миңнеханов 500 Startups бизнес-инкубаторы, Advenira Enterprises, Inc, DCM Ventures ширкәтләрендә була, Калифорния президенты Джерри Браун, Ford Motor Company вице-президенты Стивен Биган белән очраша һәм АКШ-Русия эшлекле шура конференциясе утырышында катнаша дип хәбәр итә президентның матбугат хезмәте.

XS
SM
MD
LG