Accessibility links

Кайнар хәбәр

Интернетта "Ил-ат" һәйкәленә урын сайлау өчен тавыш бирү бара


"Ил-ат" һәйкәлен куярга тәкъдим ителгән урыннар
"Ил-ат" һәйкәлен куярга тәкъдим ителгән урыннар

Рафаил Сәйфуллинның монументын Казанның кайсы урынына куярга кирәклеген шәһәрдә яшәүчеләрдән интернет аша сорыйлар.

Казаннарга ике вариант тәкъдим ителә. Беренчесе – Бауман урамында метроның “Кремль” тукталышыннан чыга торган ишек каршында. Әлеге ишек һәрвакыт ябык тора, аннан кеше йөрми.

Икенчесе – Татарстан Фәннәр академиясе бинасы янындагы скверда, метро тукталышыннан Болакка таба чыккан җирдә. Тавыш бирү он-лайн бара.

Үзенең ат һәйкәлен Финляндия татар сынчысы Рафаил Сәйфуллин Казанда урнаштырырга тәкъдим итә.

Рәссам сынны Казан кирмәне диварлары янына урнаштырырга тели. “Белгәнемчә, ничә еллар инде башкалада Казанны яклап шәһит китүчеләр истәлегенә һәйкәл куя алмыйлар. Шулай икән, ул һәйкәл урынында, ичмасам, минем атым булса да торсын! Ат калканнарга басып торачак. Калкан – дәүләтне саклау символы. Безнең үзебезне яклап көрәшкәнебезне күрсәтәчәк. Бу калканнарга һәйкәл янына ял итәргә килгән балалар басып йөри алачак. Атның сыртында миниатюр татар авылы – һәр татарның җанында булган әйбер. Өйләр арасында уртада – мәчет. Атның ялына борынгы болгарларның зәркән эшләнмәләре сибелгән. Һәйкәлдә татар бәетләре, тамгалар урын табачак. Аттагы меңнәрчә кисәкчекләр һәр кешенең күңел түрендә яшерелгән ватанга мәхәббәт хисен чагылдыра”, диде Рафаил Сәйфуллин Азатлыкка.

XS
SM
MD
LG