Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия тарафлы Франсуа Фийон Франция президентлыгына намзәт булды


Франсуа Фийон (уңда) һәм Алан Жюппе
Франсуа Фийон (уңда) һәм Алан Жюппе

Франциянең элекке премьер-министры Франсуа Фийон консерваторлар праймеризында җиңү яулады. Ул 2017 елның язында Франция президенты сайлауларында Млли фронт лидеры Марин Ле Пен белән көрәшәчәк дип көтелә.

Франциянең элекке премьер-министры Франсуа Фийон, беренчел мәгълүматларга караганда, консерваторлар праймеризында җиңү яулады. Икенче турда аңа сайлаучыларның 70кә якын проценты тавыш биргән. Reuters хәбәренчә, аның көндәше элекке премьер Ален Жюппе 32 процент җыйган. Француз матбугаты язуынча, бюллетеньнәрне санау дәвам итә.

Франсуа Фийон Русия белән мөнәсәбәтләрне яхшырту яклы. Ул Мәскәүдән чикләүләрне алу һәм Сүрия мәсьәләсендә хезмәттәшлек итү сорауларын карарга әзер.

Elabe институты мәгълүматларына караганда, праймеризның икенче турында 4,2дән алып 4,6 миллионга кадәр кеше тавыш биргән. Сайлаучыларның өчтән ике өлеше үзләрен уңчылар һәм уртачылар (центристы) яклы дип атый, 15 проценты – сулчылар, 9 проценты – Милли фронт өчен дип белдерә, ә калганнар бер фиркане дә кабул итми. Бер атна элек беренче тур вакытында сулчыларны яклаучылар 15 процент булган. RFI белдерүенчә, аларның төп максаты – элекке Франция җитәкчесе Николя Саркозины намзәтләр арасыннан төшерү булган.

Соңгы халык фикерен белешүләр дә Франсуа Фийонның алда баруын күрсәткән. Ул 2017 елның язында Франция президентын сайлауларында Млли фронт лидеры Марин Ле Пен белән көрәшәчәк дип көтелә.

XS
SM
MD
LG