Төркия премьер-министры Бинали Йылдырым Русиягә рәсми сәфәре кысаларында чәршәмбе Казанга килде. Һава аланында аны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Төркиянең Казандагы баш консулы Турхан Дилмач каршылады. Йылдырым Казанның Истанбул скверында Садри Максуди һәйкәлен ачуда катнашты, Казан Ратушасында узган Татарстан-Төркия эшлекле җыенында чыгыш ясады.
Төркия премьеры Йылдырымның Казан сәфәре

1
Төркия премьер-министры Бинали Йылдырым җәмәгате Семиһа Йылдырым белән Казан һава аланында очкычтан төшә

2
Төркия премьер-министры Бинали Йылдырымны Казан һава аланында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов каршылый

3
Йылдырымны каршыларга һава аланына Төркиянең Казандагы баш консулы Турхан Дилмач (уңда) та килде

4
Милли киемнәрдәге кызлар кунакка чәк-чәк һәм икмәк тәкъдим итә

5
Төркия премьер-министры Бинали Йылдырым һәм Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Истанбул скверында Садри Максуди һәйкәлен ача

6
Казанның Истанбул скверында Садри Максуди һәйкәле

7
Казан Ратушасында Татарстан-Төркия эшлекле җыены алдыннан Йылдырым Миңнеханов һәм Татарстанның дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәһмиев белән аралаша

8
Казан Ратушасында Татарстан-Төркия эшлекле җыены алдыннан Болгардагы Ак мәчет макетын карыйлар

9
Төркия премьер-министры Бинали Йылдырым Казан Ратушасында Татарстан-Төркия эшлекле җыенында чыгыш ясый