Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия баш прокуратурасына мәктәптә дини пропаганда турында шикаять язганнар


Мәскәүнең 2065 санлы мәктәбе укучыларының ата-аналары уку йортында православ диненә өстенлек бирелә, ә балалар арасында мөселманнар да, католиклар да, яһүдиләр бар диләр.

Бер укучының әнисе Инна Герасимова "Русия халыкларының рухи-әхлакый нигезләре" дигән мәктәп програмы нигезендә "Истоки" курсында караңгы көчләр, изге су, саклаучы фәрештәләр, иконалардан чыгучы могҗизалар хакында җитди итеп сөйлиләр дип белдергән.

Коммерсант басмасы язуынча, Герасимова Мәскәүнең мәгариф департаментына зарланган. Мәктәп мөдире ата-аналарны чакырып, уку йорты әлеге дәрестән баш тарта алмый, чөнки бу департамент кушуы белән эшләнә дигән. Әлеге сүзләрдән соң ата-аналар баш прокуратурага мөрәҗәгать итәргә булган.

"Русия халыкларының рухи-әхлакый нигезләре" програмын 5-9 сыйныфларда мәгариф министрлыгы 2015 елда керткән иде. Бишенче сыйныф укучыларының ата-аналарына "Православ мәдәнияте" һәм "Истоки" курсларының берсен сайлап алырга куштылар. "Истоки" Русиянең 62 төбәгендә укытыла.

Мөрәҗәгать авторлары әлеге дәресне "фәнгә каршы манипуляция" һәм "балалар психикасына басым ясау" дип атый. Дәреслекнең 126 битендә Аллаһ (Бог) сүзе 60 тапкыр, икона – 66, могҗиза – 20, дога (молитва) – 26, хач – 31, храм – 83, фәрештә – 31 тапкыр кабатлана дип санап чыкканнар.

Бу дәрес бөтен укучыларга да мәҗбүри, ә балалар арасында мөселманнар да, яһүдиләр дә, католиклар да бар, ди ата-аналар. Түрәләр исә дәресне дөньяви һәм факультатив дип белдерә.

XS
SM
MD
LG