Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җәза үтәтү федераль хезмәте: Дадин ике көннән башка колониягә барып җитәчәк


Илдар Дадинны яклау чарасында
Илдар Дадинны яклау чарасында

Җәза үтәтү федераль хезмәте башлыгы урынбасары Валерий Максименко хөкем ителгән активист Илдар Дадин ике көннән башка бер колониягә барып җитәчәк дип белдерә.

Ике көннән Илдар Дадин җәза үтәү урынына барып җитәргә тиеш. Бу хакта Дадинның хатыны Анастасия Зотова үзенең Facebook битендә хәбәр итә.

Җәза үтәтү федераль хезмәте башлыгы урынбасары Валерий Максименко телефоннан Зотова белән сөйләшкәндә, активистны 1 гыйнварга каршы төндә поезддан төшерделәр һәм ул яңа елны тикшерү изоляторында каршы алды дип әйткән.

4 гыйнварда хокук яклаучы Любовь Волкова хәбәр итүенчә, Төрмәләрне һәм полицияне бәйсез күзәтүчеләр оешмасына Дадинның кайдалыгы турында расланмаган мәгълүмат килеп ирешә. Әлеге мәгълүматларга караганда, активистны Алтай краеның бишенче санлы төзәтү колониясенә урнаштырганнар.

Шул ук вакытта 26 декабрьдә хокук яклаучы Александр Гончаренко Алтайда Дадин юк дип белдерә, дип яза Зотова.

2 гыйнварда "Кеше хокуклары өчен" иҗтимагый хәрәкәт җитәкчесе Лев Пономарев Җәза үтәүтү федераль хезмәтенә Дадинның кайдалыгын әйтүне сорап мөрәҗәгать иткән иде. Шундый ук мөрәҗәгать белән "Эхо Москвы" радиосының баш мөхәррире Алексей Венедиктов та чыкты.

Сәяси тоткын Илдар Дадинның төрмәдә җәзалануы турында җәнҗал чыкканнан соң, ул Карелиянең Сегежа шәһәреннән бүтән шәһәргә күчерелгән дигән хәбәр таралды.

5 декабьрдән башлап Дадин турында берни билгеле түгел. Хокук яклаучы Лев Пономарев, Азатлыкка аңлатканча, бер төрмәдән икенчесенә күчерү берничә атнага сузылырга мөмкин. Әмма, Дадин очрагына килгәндә, бу чамадан тыш озакка сузылды, диде ул.

Соңгы көннәрдә социаль челтәрләрдә "Илдар Дадин кайда?" дигән флешмоб тарала.

XS
SM
MD
LG