Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү блогеры Мордовиядә яулыклар тирәсендәге ыгы-зыгыны көлкегә калдырды


Рәсүл Тавдиряков
Рәсүл Тавдиряков

Рәсүл Тавдиряков хиҗабны яулыкчык (платочек), өчпочмаклы яулык яки бандана дип атарга куша. "Исемен алыштырудан аның мәгънәсе үзгәрмәячәк, ә хәлләрне бераз җиңеләйтәчәк" ди блогер.

Журналист һәм блогер Рәсүл Тавдиряков "Мордовия укучылары җиһады яки ни өчен Депардье Саранскидан киткән" дигән видеоролик чыгарган. Ул анда Мордовия мәгариф өлкәсе җитәкчелеренң Азюрка авылы укытучыларыннан яулыкларын салу таләбеннән көлә. Блогер әлеге хәлнең абсурдлыгына басым ясый. Социаль челтәрләр кулланучылар аның турында уңай бәя калдыра һәм дәвамын сорый.

"Яулыкларны тыймый мөмкин түгел. Бу бит бер диннең икенче диннән югары торуын күрсәтә. Әйтик, әлеге татар авылында балаларның берсе пастафариан, ягъни макарон монстры динен тотадыр. Күз алдыгызга китерегез, бөтен укучылар һәм укытучылар мәктәпкә яулык ябып килгән, ә берничә укучы һәм укытучының башында тишекле чүмеч. Бу мәктәптә киеренкелек туlыhачак, чөнки тишекле чүмеч кигән балалар яулыклы балалардан көләчәкләр", ди блогер видеороликта.

Аннары ул яулык бәйләүнең берничә вариантын тәкъдим итә. "Әйтик, кызлар Русия флагы төсендәге яулык бәйләсеннәр. Аны салдыра башласалар, "дәүләт символларын күрсәтергә комачаулыйлар", дип прокуратурга гариза язарга мөмкин, ди Тавдиряков.

Мордовиянең Азюрки авылында яулык мәсьәләсендә яңадан хәлләр куера башлады. 24 декабрь көнне Азюрки авыл мәктәбенә Саранскидан республика мәгариф министрының ике урынбасары, район мәгариф идарәсе вәкилләре, авыл башлыгы һәм башка түрәләрдән торган комиссия килгән. Алар мәктәптә яулык бәйләп йөргән дистәдән артык укытучыны җыеп, катгый рәвештә, укытучыларга "тиешле кыяфәттә" булу, балаларга үрнәк күрсәтү, яулыкны салу яки эштән китү таләбен куйганнар.

30 декабрьгә Азюркада дүрт укытучы басымга түзә алмыйча эштән китү турында гариза язарга мәҗбүр булган.

XS
SM
MD
LG