Accessibility links

Кайнар хәбәр

Наил Нәбиуллин эше яңадан каралачак


Наил Нәбиуллин эше яңадан каралачак
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:18 0:00

Наил Нәбиуллин эше яңадан каралачак

13 гыйнвар Татарстан Югары мәхкәмәсе Вахитов районы мәхкәмәсенең 2016 елның 16 ноябрендә кабул иткән "Азатлык" татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин эшен прокуратурага тапшыру турындагы карарын юкка чыгарды һәм бу эшне яңадан тикшерү өчен шул ук мәхкәмәгә кире кайтару карары кабул итте.

Наил Нәбиуллинга карата 2016 елның 13 гыйнварында ачылган мәхкәмә эше бер ел буена тикшерелсә дә, тәмамлана алмады.

Узган елның 16 ноябрендә Казанның Вахитов районы мәхкәмәсенең Нәбиуллинның Русия җинаять кодексының 307/2 маддәсе буенча ачылган мәхкәмә эшендә җинаять процессы кануны бозылуы сәбәпле, эшне яңадан прокуратурага җибәрү карарын бүген Татарстан Югары мәхкәмәсе юкка чыгарды.

Югары мәхкәмә берүк вакытта Вахитов районы прокурорының таләбен кәнәгатьләндерде, ягъни Нәбиуллин эшен яңадан мәхкәмәгә җибәрү карарын кабул итте.

2016 елның 16 ноябрендә Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе урыс неофашистлары төркеме әгъзасы Сергей Журавлевка карата ялган мәгълүмат бирүдә гаепләнүче "Азатлык" татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллинга карата эшне тикшерүне тәмамлап, Нәбиуллин эшендә гаепләү ягының җинаять процессы канунын бозуы сәбәпле, эшне яңадан прокуратурага җибәрү карары кабул иткән иде.

Прокуратура исә, Вахитов мәхкәмәсе карарын Татарстан Югары мәхкәмәсенә шикаять иткән иде.

Мәхкәмә утырышыннан соң Азатлык сорауларын җаваплаган Наил Нәбиуллин, Татарстан Югары мәхкәмәсенең карарын канунсыз дип санавын белдерде.

"Минем хокукларым бозылган иде. Бу эшнең нигезе юк. Без Югары мәхкәмәнең карарын Татарстан Югары мәхкәмәсе президиуымына шикаять итәчәкбез.

Бу карардан соң миндә әлеге карарда сәяси заказ булмадымы икән дигән шикләр туа башлады. Чөнки беренчел мәхкәмә эшендә хокукларым тулысынча бозылган. Әмма боларны Югары мәхкәмә әлегә күрмәде.

Соңгы арада татар милли хәрәкәтенә басым дәвам итә. Һәм шул басымның бер өлеше буларак "Азатлык" татар яшьләре берлеге җитәкчесенә басым булырга мөмкин", дип белдерде ул.

Наил Нәбиуллин урыс неофашистлары төркеме әгъзасы Сергей Журавлевка яла ягуда гаепләнә. Нәбиуллин моны кире кага һәм җинаятьне тикшерү барышында җинаять процессы кануны үтәлмәве нигезендә үзенең хокукларының бозылуын да белдерә.

XS
SM
MD
LG