Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөфтилеккә гаризалар кабул итү тәмам. Намзәтләр пленумда игълан ителәчәк


Мөфти Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең апрель аенда узачак корылтаенда сайланыр дип көтелә (архив фотосы)
Мөфти Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең апрель аенда узачак корылтаенда сайланыр дип көтелә (архив фотосы)

13 февраль көнне Татарстан мөфтие һәм баш казый вазифаларына намзәтләрдән гаризалар кабул итү тәмамланды. Мөфтилеккә дәгъва кылучылар пленумда билгеле булачак.

Татарстан мөфтие һәм баш казый вазифаларына намзәтләрдән гаризалар кабул итү бер ай дәвамында, 13 гыйнвардан 13 февральгә кадәр дәвам итте. Дүшәмбе, гаризалар кабул ителүнең соңгы көнендә Азатлык мөфтилеккә кемнәр дәгъва кылуын белергә теләп Татарстан мөфтиятенә дә шалтыратты. Матбугат хезмәте җитәкчесе Рөстәм Батров барлык мәгълүмат мөфтиятнең сайлау штабы җитәкчесе Рафис Шаһвәлиевта булуын әйтте. Ләкин Шаһвәлиев намзәтләр турында да, мөфти сайлауның ничек узачагын да, ачык яки яшерен тавыш бирү белән, бары тик пленумда җиткереләчәген белдерде.

"Берничә көннән, 16 февральдә пленумда барысын да әйтәчәкбез", диде ул.

Шунысы кызык, быелгы сайлауда мөфти һәм баш казыйны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенә кергән мөхтәсибәтләр тәкъдим итә. Татарстан мөфтиятенең рәсми сәхифәсендә хәзерге мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинны Казанның Совет районы мөхтәсибәте, шулай ук Югары Ослан, Яшел Үзән, Бөгелмә, Кукмара һәм Саба, Балтач, Әтнә, Арча һәм Теләче имамнары мөхтәсибәтләре тәкъдим итте дип язылган.

Димәк, мөфти һәм баш казый булырга теләүчеләр булса да, аларны мөхтәсибәтләр тәкъдим итмәсә, алар дәгъва кыла алмый булып чыга.

Казанның "Солтан" мәчете имам-хатыйбы Камил хәзрәт Бикчәнтәев элегрәк җомга вәгазе вакытында Татарстанның баш казые вазифасына дәгъва кылачагын әйткән иде. Бу адымга баруын ул тупланган белемен халыкка нәтиҗәлерәк җиткерү теләге белән аңлатты. Дүшәмбе көнне Азатлык Бикчәнтәевтан гариза тапшыру-тапшырмавы белән кызыксынды.

Камил Бикчәнтәев
Камил Бикчәнтәев

"Гаризаларны тапшырдык. Мине Казанның Вахитов һәм Идел буе мөхтәсибәте тәкъдим итте. Менә хәзер шуннан гариза тапшырып кайттым гына әле”, диде ул.

Бикчәнтәев корылтайда мөфти һәм баш казыйны сайлау яшерен булырга тиеш дип саный.

“Ачык рәвештә сайлау хәзер беркайда да юк инде”, диде Бикчәнтәев.

Камил Бикчәнтәев 90нчы елларда казый вазифасын башкарган иде. 2011 елда ул Татарстан мөфтие сайлавында да катнашты, әмма җитәрлек тавыш җыя алмады, аның көндәше Илдус Фәиз җиңеп чыкты. Татарстан баш казые булып 2006 елдан бирле Җәлил Фазлыев эшләп килә. Күпләр киләсе сайлауда да ул сайланыр дип фаразлый.

Татарстан мөселманнары диния нәзарәте корылтае апрель аенда узарга тиеш. Анда мөфти, аның беренче урынбасары һәм баш казый сайланачак.

XS
SM
MD
LG