Accessibility links

Рязань өлкәсе губернаторы вазифасыннан китүен белдерде


Олег Ковалев
Олег Ковалев

Русиядә соңгы ике атнада вазифаларыннан китүче төбәк башлыклары арасында Рязань өлкәсе губернаторы Олег Ковалев дүртенчесе булды.

Рязань өлкәсе губернаторы Олег Ковалев вакытыннан алда вәкаләтләреннән азат итүне сорап гариза язган. Бу хакта өлкә хөкүмәте сайтында белдерелә.

Үзенең китүе турында Ковалев хөкүмәт утырышында да хәбәр иткән. "Президент исеменә гаризаны ике атна элек язган идем. Кайчан каралуын әйтә алмыйм, ләкин, беренчедән, сезгә эшегез өчен рәхмәт әйтәм. Икенчедән, яңа губернатор җитәкчелегендә дә шулай ук җаваплы һәм гадел эшләвегезне телим," дигән Ковалев.

Ковалев быел сентябрьдә узачак губернатор сайлавында катнашмаячагын да белдерде.

Ул Рязань өлкәсе губернаторы булып 2008 елдан бирле эшли. 2012 елның июлендә ул губернатор сайлавында катнашыр өчен вазифасыннан киткән иде. Шул ук елның 14 октябрендә губернатор сайлавында 64,43 процент тавыш җыеп җиңеп чыкты.

Моңа кадәр вакытыннан алда Пермь өлкәсе губернаторы Виктор Басаргин, Бурятия башлыгы Вячеслав Наговицын һәм Новгород өлкәсе губернаторы Сергей Митин да үз вәкаләтләреннән баш тартты.

Элегрәк "Ведомости" газеты якын араларда берничә "проблемлы төбәк"нең башлыклары вазифаларыннан китәргә мөмкин дип язды. Аларның дүртесе инде китте.

XS
SM
MD
LG