Accessibility links

Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган эш сәфәре белән Русиягә килә


Рәҗәп Эрдоган һәм Владимир Путин Истанбулда, 2016 елның октябре
Рәҗәп Эрдоган һәм Владимир Путин Истанбулда, 2016 елның октябре

Эрдоган Русиягә 9-10 март киләчәк, Владимир Путин белән очрашачак һәм Русия-Төркия хезмәттәшлек берлеге утырышында катнашачак, диелә.

Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган 9-10 март Русиягә эш сәфәре белән килә. Әлеге хәбәрне Владимир Путин сүзчесе Дмитрий Песков раслады.

Элегрәк Төркиянең NTV телеканалы Эрдоганның Русиягә килергә җыенуы турында сөйләгән иде. Ике илнең президентлары күзгә күз очрашып сөйләшергә һәм Русия -Төркия хезмәттәшлек берлеге утырышын уздырырга планлаштыра, дип хәбәр итте телеканал. Сөйләшүләр вакытында Төркиягә Русиянең С-400 ракета системын кертү турында фикер алышулар булачак, диелә.

Соңгы тапкыр Эрдоган белән Путин февраль башында телефоннан сөйләште. Алар Сүриядәге хәлләр һәм халыкара террорга каршы көрәшү турында фикер алышты.

Узган елның декабрь ахырында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та Төркиягә эш сәфәре вакытында Рәҗәп Эрдоган белән очрашкан иде.

XS
SM
MD
LG