Британия премьер-министры Тереза Мэй Brexit дип аталучы әлеге чараның башлануы турында сишәмбе, 14 мартта игълан итәргә мөмкин.
Хөкүмәт канун өлгесен парламентка гыйнвар ахырында кертеп, аны үзгәрешләрсез кабул итүгә басым ясаган иде. Түбән пулат хөкүмәтнең тәкъдимен хуплады, ә лордлар пулаты ике үзгәреш кертте. Аларның беренчесе Британиядәге Европа Берлеге ватандашларына гарантияләр бирү, икенчесе парламентка хөкүмәтнең Европа Берлегеннән чыгу гамәлләрен тыю мөмкинлеге бирү турында иде. Ләкин Түбән пулат үзгәрешләрне кире какканнан соң, лордлар пулаты канунны үзгәртүләрсез кабул итте.
Британиянең Европа Берлегеннән чыгу процессы 31 мартта башланырга тиеш. Ул ике елга кадәр дәвам итәргә мөмкин.
2016 елның июнендә референдумда Британия сайлаучыларының күпчелеге Европа Берлегеннән чыгуны хуплап тавыш биргән иде. Парламенттагыларның күпчелеге Brexit дип аталган бу чыгуга каршы булса да, төп фиркаләр вәкилләре сайлаучыларның теләген тормышка ашырачакбыз, дип белдерделәр.
Британиядә яшәүче татарлар арасында да әлеге үзгәрешне хуплаучылар һәм каршылар булды. Референдум нәтиҗәләре игълан ителгәннән соң премьер-министр Дэвид Кэмерон вазифасыннан китүен белдерде.